Авылга кайткан яшь белгечкә ни тиеш?

Авылга кайткан яшь белгечкә ни тиеш?

  • Белгечнең укып бетергәч тә бер ел булганчы эшкә урнашуы кирәк;
  • белгечнең дәүләт аккредитацияcе булган уку йортында белем алуы шарт;
  • яшь белгеч статусы хезмәт кенәгәсе ачылганнан өч ел буе саклана.

Ул түбәндәге түләүләргә өметләнә ала:

  • Авылга кайткан өчен бер тапкыр түләнелә торган түләү (единовременная выплата). Аны төрле һөнәр ияләре төрлечә ала. Әйтик, тәрбиячеләр һәм укытучыларга бу акча өч ел буе хезмәт хакларына өстәмә итеп түләнә;
  • 2012 елдан авылга кайтучыларга подъемный акчалары да бирелә;
  • яшь белгечкә бирелгән акчадан салым тотылмаска тиеш;
  • салага кайткан һөнәр ияләренең торак мәсьәләсе ягыннан да якланган. Социаль ипотекага чиратка басарга да мөмкин, йорт салырга теләүчеләргә дәүләт  субсидия бирә.

Фикер өстәү