“Авылга нур зират капкасыннан гына иңә”

Көтүчесез калса, көтү бик тиз тарала. Авылда хуҗа булмаса да шулай. “ВТ” редакциясенә Равил Фәйзуллин исемле укучыбыз шалтыратып, Лаеш районындагы Курманак авылында мәчет юк, дигән гозерен җиткерде. Барып күргәч, проблеманың гыйбадәт кылу урыны юклыктан гына гыйбарәт булмавы ачыкланды. Кызганыч, сорауларга җавап бирүче генә табылмады. 

“Саттырасыгыз юк иде”

– Иске мәчет урынын сатып җибәргәннәр. Мәчет урыны да, чиркәү урыны да сатылырга тиеш түгелдер инде ул. Анда хәзер чүп-чар да түгәләр, нәрсә генә эшләмиләр. Олыраклар, әлбәттә, моны күреп рәнҗи. Яшьләр артык игътибар бирми кебек, − дип сөйләде безгә Равил Фәйзуллин.

Иске мәчет 1958 елда җимерелә, дөресрәге, аны җимереп китәләр. Равил Фәйзуллин фикеренчә, яңа мәчет салына икән, ул искесе урынында төзелергә тиеш. Кулларында Татарстан мөфтие Лаеш районы башлыгына атап язган хат та бар. Яңа мәчет салдыру өчен җитәкчедән җир кишәрлеге сораганнар. Моңа өстәп, Равил әфәнде кулында мәчет салдыруда ярдәм күрсәтергә теләк белдергән кешедән ышанычнамә дә бар.

Мәчете-мәдрәсәсе булган авыл үзенә күрә нурлы була бит ул. Курманак авылына килеп кергәч, чыннан да, мәчете юк икәнен күңел үк тоя башлый, шом керә. Корбан бәйрәме дә узды, Татарстан авылларында гает намазлары кылдылар, ир-атлар мәчеткә барды. Халыкның күпчелеге татар, мөселман булган Курманак җирлегенең исә гает намазын укыр урыны юк. “Әлегә кадәр дини бәйрәмнәрне ничек үткәрә идегез соң, алайса?” – дип сорашабыз. Авылда мулла да бар икән югыйсә.

– Мәчете булса, авылга, бәйрәмгә дип, читтән дә кайтырлар иде. Дини бәйрәмнәрне кем Лаешка барып, кем күрше-тирә авылларда, кем Казанда үткәрә инде, – диде Равил әфәнде. Сүз уңаеннан, 11 августта булып узган изге бәйрәмне күл буенда үткәргәннәр. Җиргә келәмнәр җәеп, гает намазын оештырдык, дип сөйләде Равил әфәнде.

Авыл халкының барысына да кирәкме икән соң ул мәчет? Әллә Равил Фәйзуллин гына шул тарихи урын өчен тырышып йөриме? Курманак халкының бу мәсьәләгә карашы ике төрле. Мәдәният йорты урнашкан урамдагы бер йорт алдына чыгып утырган апа-абыйлар янына барып, бу хәлгә карата фикерләрен сорашабыз.

– Иске урынны бирмиләр икән, авылдагы башка җирне бирсеннәр. Безгә мәчет кенә булсын. Кайчандыр булган бер урын өчен баш ватарга кирәкми. Саттырасылары юк иде, − диде шушы авылда яшәүче апа.

Үзен Илгизәр дип таныштырган абзый исә мәчет үз урынында салынырга тиеш дигән фикердә. “Нишләп йөрмәскә, мәчеткә барыр, җомга, дини бәйрәмнәрне калдырмас идем”, − диде ул. Ул да авылның мөшкел хәлдә булуын яшермәде. Зиратны коймалап, чистартып алу, таш юл салдыру кебек, авыл җирлеге башлыгы белән бердәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләр монда бер-ике битараф булмаган кеше тарафыннан гына хәл ителә булып чыкты.

– Шушы авылда туып үстем. 1958 елда мин үсмер малай идем. Иске мәчетнең манарасыннан калган өлешен безгә алып кергәннәрен дә хәтерлим. Шул вакыттан бирле мәчет урыны буш торды. Сатып алган хуҗа үзе дә монда берни салмый, төземи, җирне дә бирми. Бу хәлне аңламыйм, – дип сөйләде Шамил Шәрәфиев. – Башкасы булса, мәчет салам дигән кешегә бөтен авыл теләктәшлек белдерер иде. Мәчетнең башка җирдә булуы кирәк түгел, аның урыны шушында. Авыл халкына истәлек калсын дип, мәчет саласы килгән иде, әмма, күрәсез, мөмкинлек бирмиләр. Хәл итәбез, хәл итәбез, диләр, әмма эш сузылды. Кпме җир бирсәләр, шуңа риза булыр идек. Халыктан акча сорап салдырырга исәп юк бит безнең.

Хуҗа кайда?

Авыл җирлеге башлыгы Рәгать Аглюков 2017 елда авылдашлары каршында хисап тотканда, шул елны ук мәчет төзелешен исәпкә алабыз дип әйткән була. Димәк, хәл шушы елда ук чишелеш табарга тиеш булган, әмма әлегәчә уңай җавап ишетелми. Курманак авылына килгәч, үзен күреп сөйләшергә насыйп булыр дигән идек. Әмма аны авылда табып булмады. Курманак халкы исә Рәгать Аглюковның, гомумән, кайда утырганын да, кайсы көннәрдә сораулар буенча кабул иткәнен дә белми. Аны Сабан туе үткәннән бирле күргән юк инде, диючеләр дә булды. Кайберәүләр авыл башлыгын өч көн, бер атна элек күрдем дип тә әйтте.

– Кабул итә торган урыны Лаештадыр инде аның, белмим. Машинасын бүген күрмәдем әле. Үзен өч көн элек күрдем. Туктап, хәл белешкәне бар аның, – диде авылда яшәүче Зәлифә әби Шиһапова. – Мәчет дигәннән, мин дә аның үз урынында булуын теләр идем. Ул шунда төзелергә тиеш.

Безне чакырып китергән Равил әфәнде сөйләвенчә, халыкның бер өлеше, куркып, сүз әйтүдән шүрли. Аларның күңеленә “мин начар булам аннары” дигән шик кереп оялаган инде.

 

Борчылырга сәбәп күп

Авылдагы моң-зарлар мәчет булмауга гына бәйле түгел. Алдарак язып үткән зират, юл мәшәкатьләре дә әлеге авылга китергән юлдашыбыз Равил Фәйзуллин тырышлыгы белән җайга салынган икән. Бу турыда Курманак авылында яшәүче Илгизәр абзый Хөснетдинов сөйләде.

– Авыл зираты бик начар хәлдә, урамда юл да юк иде. Барысының артыннан да шушы Равил йөрде. Аңа авылдашлар бик рәхмәтле, хәзер зиратыбыз да бер дигән,  − ди ул.

Сүзгә Равил әфәнде үзе кушылды. “Зиратның коточкыч хәлдә булуын күреп, йөрәк әрни иде. Зират авылның йөзек кашы инде, ул чиста, пөхтә, төзек булырга тиеш. Моннан берничә ел элек авылга төпләнеп кайткан Шамил Шәрәфиев тә зиратны рәткә китерүдә бик ярдәм итте. Аңлаган авылдашлар да булышты һәм булышып тора”, − дип сөйләде ул.

Иске мәчеттән калган айны, яңадан җыеп, матур итеп манара ясап, зират капкасына беркеткәннәр. “Кояш нуры төшкәндә, авылга зират капкасындагы айдан нур иңә ичмаса”, – ди Равил Фәйзуллин. Зиратның сарае да, казу өчен кирәк-яраклары да булмаган. Хәзер мәңгелек йортта барысы да тәртипкә салынган кебек инде. Зират рәткә килгәч, каберлекләрне чистартырга, мәңгелек йортны карашып торырга шәһәргә китүчеләр дә еш кайта икән хәзер. Ел саен 9 май бәйрәмендә зиратта өмә оештырыла.

Авылда су колонкалары да начар хәлдә. Кайсы такта, кайсы шифер, чүпрәк-чапрак белән генә томалап куелган, шланглар череп, пычранып беткән, шул рәвешле суның да шундук чистасы килми, баштарак әшәкесе ага. Коесына бала-чага, вак-төяк хайваннар төшеп китсә, ни булыр? Сукугыч (водокачка) мәйданы үзе бер әкәмәт. Скважинага беркетелгән насос ачык тора, теләсә кем шунда кереп, анда теләсә нәрсә ыргыта ала. Куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлүе турында сүз дә була алмый. Равил әфәнде әйтүенчә, сукугычтан ел әйләнәсе су агып тора. Инде шул сәбәпле сукугыч тирәсендә баткаклык барлыкка килгән. Аның сөйләвенә карасаң, су скважинасын бораулар өчен 300 мең сум күләмендә акча бирелгән икән. Әмма скважинаны 15 метр чамасы гына бораулап төшкәннәр. Моның өчен бу кадәр сумма кирәкми, акчаның күп өлеше үзләштерелгән дип саный Равил Фәйзуллин.

Чәчәкләр үсеп утырасы мәдәният йорты яны чүп өеменә күмелеп утыра. Халык үзе дә битарафлыкка бирелгән, күрәсең. Эчендәгесен тышка чыгарып, үз йөзен шушы чүплек аша күрсәтә ләбаса.

Тыкрык-урамнарга чүп үләннәр хуҗа. Бил тиңентен үскән үләннәрне авыл җирлекләрендә күптән чабалар яки чабарга мәҗбүр итәләр бугай инде. Курманак авылы хуҗасы халыкны мондый вак-төяк эшләр белән борчып тормаска кирәк дип уйлый, ахрысы.

Җавап юк

Әнә шуларны күргәч, авыл хуҗасы белән очрашмый мөмкин түгел иде. Йөзгә-йөз күрешеп булмагач, телефон аша элемтәгә керергә булдык. Башта Равил әфәнде биргән номер буенча хәбәргә чыгып карадык. Бер шалтыраттык, ике, өч. Телефон йә элемтә тотмый торган урында, йә “автоответчик” дип җавап бирә. Соңыннан Лаеш районы хакимиятеннән Рәгать Аглюковның башка телефон номерын алдык. Беренче шалтыратуда озаклап чакырып торды, аннан “автоответчик” кушылды. “WhatsApp” аша да сорау юллап карадык. Әмма җавап алмадык. Рәгать Рифкатовичның вакыты бик тыгыз, күрәсең. Әлеге хәлне югары җитәкчелеккә кадәр барып җитүен теләмәсәләр дә, башка чара калмагач, анысына да хат юлларга уйлый Равил Фәйзуллин.

ФИКЕР

“Болгар радиосы”нда “Нокта” тапшыруын алып баручы юрист Гөлназ Фәйзрахманова:

– Элек бу авылның шул урынында мәчет булгач, димәк, җир дәүләтнеке саналган. Әлеге урынны сатып алырга теләүчеләр булса, дәүләт аны сатып җибәрергә хокуклы. Муниципаль милек санала ул.

“Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе матбугат хезмәте:

– Авыл җирлеге башлыгы авыл депутатлары арасыннан, җирле Устав, 131 нче Федераль закон, 45 нче Татарстан Республикасы Законы нигезендә билгеләнә. Авыл җирлеге башлыгы авыл Советы һәм авыл халкы алдында үз эшчәнлеге, үтәлгән бурычлар турында хисап тота. 2020 елда авыл җирлеге депутатларын сайлау булачак. Җирлек башлыгы эшчәнлегеннән канәгать булмаучылар яңа исемлектән кеше сайларга мөмкин.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү