“Аятелкөрси” йортны саклыймы?

Кеше өчен үз йорты һәм фатиры иң якыны, иң кадерлесе. Анда кайтасы килеп тора, анда сине көтәләр. Баш очыңдагы куышың һәрчак рәхәтлек китереп торсын өчен нинди йолаларны үтәргә, нәрсәләр эшләргә кирәк? Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков белән шул хакта әңгәмә кордык.

– Булат хәзрәт, яңа фатирга тәүге тапкыр аяк атлап кер­гәндә, нинди дога укырга?
– Аның өчен махсус дога бар. Ул доганы яттан белмәгән кеше “бисмилла” әйтеп, бу безнең өчен хәерле, бәрәкәтле, сөенечле, бәхетле нигез булсын, дип үз сүзе белән теләк тели ала.
– Яңа фатирда Коръәнне кай­чан укытырга?
– Кайчан укытсаң да ярый. Иң хәерлесе: бу йорт әһелләренең үзләре укыган догалары. Коръәни Кәримне укый белсәләр, мулланы чакырмыйча, моны үзләре башкара ала. Юк икән, әлбәттә, дин әһелен дәшеп укыталар. Аллаһы Тәгалә Коръәнне бәрәкәтле китап дип атый, кайда гына укылса да, ул урынга бәрәкәт иңә. Бу хакта берничә аятьтә язылган. Яңа йорт­ка күчкәч, иң беренче Коръ­ән ашына мулланы чакыралар һәм табынга ир-атлар җыела.
– Ирләр җыелган табында хатын-кызлар булмаска тиешме?
– Шәригать буенча, ирләр табынында хатын-кызлар утырмаска тиеш. Аларга өстәлне аерым корып була. Хатын-кызларны бүлмәдән куарга кирәк, дип чакыруым түгел. Кайбер мәҗлесләр вакытында, дога тыңларга дип, апалар, әбиләр өстәлнең бер читенә килеп утыра икән, әлбәттә, чыгып китегез, ярамый, дип әйтә алмыйм. Юкса вәгазьне башка бүлмәдән дә тыңлый алырлар иде.
– Өй җиһазларын урнаштырганда ниндидер таләпләр бармы?
– Һәркем үзенчә эшли, аерым таләпләр юк. Иң мөһиме: йортка шәригатькә каршы килгән нәр­сәләр кертмәсеннәр. Мәсәлән, кеше сурәте төшерелгән иконалар, бюстлар рөхсәт ителми. Кайбе­рәүләр куркыныч сурәтләр урнаштыра, диварга гаурәте кап­ланмаган хатын-кыз сурәтләрен­нән торган календарьләр, фотолар элеп куя, болар да ислам дине буенча тыелган. Асып куйган ул нәрсәләр йорттагы бәрәкәтне качыра.
– Ишек яңагы өстенә “Аятелкөрси” догасы язылган язу урнаштыру фатирга шайтаннар керүдән саклыймы?
– Ишек өстендә дога торуның зыяны юк. Дога элеп кую гадәте электән килә. Күп кеше, дога куйсам, аны биштәремдә яки күлмәк кесәмдә йөртсәм, шул җитә, мине саклаячак, дип уйлап ялгыша. Алай түгел, адәм баласы “Аятел­көрси” догасын үзе укырга өй­рәнеп, даими кабатлап йөрсә, яхшырак. Пәйгамбәребезнең сөн­нәте ул.
– Татар гаиләсендә Коръән китабы булмыйча калмый. Аны кайда сакларга?
– Ул китап киштәсенең иң өске бүлеменә куела. Аны йортта саклау гына җитми. Коръәни Кәрим укылырга тиеш. Мәсәлән, өстәлдә әллә ничә төрле ризык ята ди. Аларга карап кына, тамагыбыз тук булмый, ашарга, авыз итәргә кирәк. Дини китап белән дә шулай: укымасак, рухи азык кермәячәк һәм җаныбыз ачыгачак. Җанны рухи азык белән генә баетып була.
– Намазны кайсы бүлмәдә уку яхшырак?
– Кайда укысаң да ярый. Тик алдан әйткән шартлар үтәлсен. Бүлмәдә кеше сурәтләре эленеп тормасын. Йорт кошлары, мәче булса да зыян юк, ләкин йортка этне кертергә ярамый. Этне ике нәрсә – йортны саклау һәм ауга чыгу өчен асрыйлар. Шәһәр фатиры эт, көчек тоту урыны түгел.
– Догалы йортка килеп ке­рүгә рәхәтлек кичерәсең, ди­гәнне ишеткән бар. Бу үзеңне ышандыру гынамы?
– Аны кемдер тоя, кемдер тоймый. Әйтик, җенле, гөнаһлы, дин­нән ваз кичкән кешегә, киресенчә, уңайсыз булырга мөмкин. Намаз укылган җирдә ул адәм үзен җайсыз хис итәчәк. Кайберәүләр ярамаган эш эшләсә дә, моны танымый. Тәүбә итсә, күңеле йомшарып, тынычланып китәр иде. Намаз, догалар уку күңелендә иман йөрткәннәр өчен шифа булып тора.
– Нигездән уңмадым, тыныч түгел, дип зарланучылар да бар.
– Аллаһы Тәгалә әмер ит­кәннәрне үтәргә тырышырга ки­рәк. Әйтик, намаз укырга, Коръән укырга, әти-әнигә, якыннарыңа яхшы мөнәсәбәттә булырга, тыйганнардан тыелырга тиешбез. Үз өстеңдә эшли-эшли, күңел тынычлыгына ирешәсең. Борчылулар, эч пошулар күп очракта күңел тынычсызлыгыннан килә. Телевизор турында аерым әйтәм: озак вакытыңны мәгънәсез тапшырулар, эчтәлексез, буш фильм­нар карап үткәрүнең дә зыяннан башка бер файдасы юк. Әйе, аларда кешене җәлеп итәр, нә­фесне котыртыр өчен нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Танышлар арасында өендә телевизор тотмаучылар күбәя, чөнки кирәген тапмыйлар, мәгълүматны башка чаралардан алырга мөмкин. Ул тарт­ма элек кенә матди байлык санала иде.
– Кискән тырнакны, коелган чәчләрне теләсә кая ташларга ярамый, диләр. Аларны ягаргамы, күмәргәме?
– Дин буенча, тырнакны атнакич яки җомга көнне кисү яхшы. Җомга көнне җомга намазына әзерләнәбез, чистарыну гамәле сөннәт булып тора. Тырнакны атнакич киссәң – матди, җомга көн­не киссәң, рухи яктан бай булырсыз, дигән фикерләр дә бар. Дө­рес, ул тиеш булган гомуми ка­гыйдә түгел. Сөннәт булганга җомга көнне киңәш ителә. Чәч тә, тырнак та – кешенең калдыгы, аларны күмәргә кирәк. Тырнакларны, чәчләрне сихер-бозым өчен кулланырга мөмкин, дип тә әйтәләр. Күмеп кую шуннан да саклый.
– Өйгә бозым керде, дигән сүзләрне дә ишеткәлибез…
– Һәр йортның үз аурасы бар. Кайбер йортка керәсең, анда зин­нәтле әйберләр, артык байлык та юк кебек, ләкин рәхәтлек киче­рәсең. Кайсыдыр йортта бозык гамәлләр кылынуы ихтимал. Йортны бозымнан догалар яр­дәмендә чистартып була, ләкин ул яңадан кире кайтырга мөмкин. Барысы да адәм баласының тормыш рәвеше­нә бәйле. Яхшы гамәлләр башкарып, дин ягыннан кушканнарны үтәп, тыелганнардан тыелып яшәүче төрле бозымнардан һәм бозыклыклардан азат булыр.


Фикер өстәү