Азнакай игезәкләре БДИда 100 балл туплаган

Быел Азнакай районының 1 нче мәктәбен тәмамлаган Альбина белән Азат Якуповлар БДИдан 100 балл туплаган.


Укуның да чамасы бар
Бертуганнарның мондый күрсәткечкә ирешүе – республикадагы беренче очрак.

Укытучылар нәселендә туып, начар укып та булмый торгандыр. Әниләре Гүзәл шушы мәктәптә 26 ел буе тарих укытса, әбиләре Җәвәһирә 40 елдан артык татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Әтиләре Фатих – янгын-гамәл спорт төре буенча тренер.

Азат барлык фәннәрне дә якын итсә, Альбинаны күбрәк гуманитар өлкә кызыксындыра. Егет – урыс теленнән, кыз исә урыс әдәбиятыннан 100 балл җыйган. Әлеге уңышларда урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Зәйдуллинаның да өлеше зур. Кызык, ә аның үзен игезәкләрнең әнисе укыткан! Якуповларның башка фәннәрдән дә сынаулар нәтиҗәләре 80-90 баллдан артык. Алар башларын бәреп көн-төн укымаган, репетиторлар да ялламаган, әмма 10-11 нче сыйныфлардан соң җәйге каникул вакытында көн саен икешәр сәгать тест чишкәннәр. Мәктәптән кайткач, тиз генә өй эшен эшләп, кичләрен китап укып, фильмнар карап уздырганнар. Хокук белеме буенча олимпиадаларда җиңгән Альбина юрист булырга хыялланган, тик соңгы елда фикерен үзгәрткән. Мин кешегә хөкем карары чыгара алмам, ахры, дип шикләнеп, фәлсәфәче булырга ниятләгән. Тарих, бигрәк тә Татарстан тарихы белән кызыксынган Азат язмышын Көнчыгыш телләр бүлеге белән бәйләргә уйлаган. Бер парта артында утырган, бер төрле ризык ашаган һәм һава сулаган игезәкләр аерым яши алмый, ахры. “Без кайчак бер-беребезнең фикерләрен дәвам итәбез, кунакка китсәк, күңелсез түгелме икән дип, хәлләрне белешеп торабыз”, – ди Альбина. Алар студент елларын да бергәләп КФУда үткәрәчәк.


–100 балл туплауда уңышка ирешүнең сәбәпләре бер төрле генә түгел. Балаларыбыз профильле сыйныфта, ягъни социаль-икътисад юнәлешендә белем алды. Районда сәләтле укучылар белән эшләүнең системасы булдырылган. Бездә “Белем якшәмбесе” дигән проект эшли. Республикадагы олимпиада үзәге белән эшләү, вузлар белән элемтәдә тору да нәтиҗә бирә. Әлбәттә, гаилә, геннар, тәрбиянең дә өлеше бар, – ди Гүзәл ханым, серләрне чишеп.

Туган тел һәм китаплар…
Якуповлар йорты китап белән тулган, бу җәһәттән алар, бездә китапханә ачарга була, диләр. Альбина лирик әсәрләр укырга яратса, Азат проза белән мавыга.

Азат 8–11 нче сыйныфларда җәмгыять белеменнән бәйгеләрдә җиңүче булган. Бу уку елында гына алар икесе дә – КФУ уздырган җәмгыять белеме, тарих буенча олимпиада җиңүчеләре. Яхшы укуның әҗере дә бар. Азнакай районы хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин иң яхшы ун укучыны июнь аенда Санкт-Петербургка “Ал җилкәннәр” дигән чыгарылыш кичәсенә җибәргән. Һәр төбәк олимпиадасында җиңүче булганнарга бишәр мең сум акча да өстәлә. Шулай итеп, Якуповлар шактый гына акча эшләгән. Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаганнарга бу көннәрдә 15шәр мең сум Президент акчасы бирелгән, медаль алучыларга районнан да 5шәр мең акча тигән. Яңа уку елына әзерләнгәндә зур файда, дип сөенәләр. Ә олимпиадаларда “эшләгән” акчаны алар күбрәк белем алуга тоткан. Әйтик, Азат инглиз теленнән курсларда тел шомарткан. Сүз уңаеннан, ул “Гарри Поттер” китабын инглиз теленнән татарча тәрҗемә итүчеләр төркеменә кергән.


Глобальләшү чорында үз тамырыңны онытмау бик мөһим. Мин, мәсәлән, үз халкымның, республиканың тарихы белән кызыксынам һәм киләчәктә төрки халыкларның тормышын өйрәнергә җыенам. Шулай ук телебезне популярлаштыру, аның кулланышын тагын да киңәйтү өчен көч кертәчәкмен. Дөньякүләм танылган язучыларның әсәрләрен дә, режиссерларның кинофильмнарын да татар телендә үзләштерәсе килә, чөнки ул – минем туган телем, – ди Азат.

Барысы да гаиләдән башлана
Якуповлар бик иҗади кешеләр булып чыкты. Альбина бакчага йөргән чакта ук илкүләм рәсем бәйгесендә җиңгән. Икесе дә сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Башлангыч сыйныф укытучысы Сәрия Хаббанова ана телендә белем биреп кенә калмыйча, укучыларның иҗади эшләрен матбугат чараларында бастырган. Кызның әдәбиятка карата мәхәббәте шуннан башлангандыр, мөгаен. Альбина мәкаләләр язган, Азат мәктәп газетасын чыгарган.

Белемле генә түгел, тәрбияле дә бу балалар. Туйкә авылында мулла вазифасын башкаручы бабалары Альберт оныкларын кечкенәдән дин сабакларына өйрәткән. Азат дини бәйгеләрдә җиңүләр яулаган. Хезмәткә дә өйрәнгәннәр. Утын, себерке әзерләргә, бакча эшләрендә булышканнар.

Игезәкләр күңелсезләнергә яратмый, гаилә бәйрәмнәрендә нинди дә булса “мөгез” чыгарырга тырышалар. Туган көн иясен котлап газета чыгара, открытка ясый, альбом әзерлиләр икән. Өстәвенә алар – блогер да әле. Социаль челтәрләрдә кино, әдәби әсәрләр буенча төрле бәйгеләр үткәреп, җиңүчеләрне бүләклиләр. Менә шуннан соң уку алдынгыларын ботаник дип кенә әйтеп буламы соң? 100 балл туплаучыларның ял итәргә дә, аралашырга да вакытлары булган. Күңеллеме тормышлары? Күңелле бит.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү