«Бәхетле картлык» йортларын төзү өчен 400 миллион сумга якын бирергә әзер

Матбугат хәбәрләреннән күренгәнчә, Япониянең Tokushukai Medical Group холдингы  Татарстанда Бәхетле картлык йортлары  төзү өчен 400 миллион сумга якын акча кертергә әзер.  Бу хакта  “Татарстан Республикасы ФармМедПолисы” кластеры президенты Альберт Гайфуллин белдергән.

“Безнең уйлавыбызча, әлеге йортларда  өлкәннәр социаль тернәкләндерү узачак, тиешле тәрбия алачак. Биредә барысы да япон фәлсәфәсенә корылачак. Бу – бөтенләй башка төрле якын килү, бүтән алымнар.  Әлеге йортларда шәхескә,  психологиягә, уңайлы мохиткә, даими физик әзерлеккә басым ясалачак”, – дип искәрткән ул.

Япония компаниясе бу җәһәттән  тикшеренүләр дә үткәргән.  Татарстанда  бу проектны гамәлгә ашыру өчен гаять зур потенциал булуын ачыклаган.  Саннарга килгәндә, бүген өлкән яшьтәге  кешеләр Татарстан халкының 25 процентын тәшкил итә. 2025 елда исә 27 процентка,  ягъни 1 миллионга җитәчәк.  Японнар  безнең өлкән кешеләребезгә 2,5 меңнән артык урын әзерләргә җыеналар икән.

Яхшы хәбәр кебек инде бу үзе. Әмма… Бу кадәр өлкән кешеләребезнең картлык көннәрендә караучысыз калуы күңелне, бер яктан,  тырнап торса, икенчедән, тәрбиянең япон фәлсәфәсенә корылуы бөтенләй аңлашылмый.  Гомер бакый шушы җирдә  гореф-гадәтләребезне  саклап яшәгән әби-бабайларыбызга  мондый ук үзгәрешләр кирәкме икән, дигән сорау туа.

Хәер, мондый сораулар  тагын да бар әле.  Мәсәлән, Альберт Гайфуллин, инвестицияләр  күләме йортларның санына бәйле булачак, дип искәртә. Әгәр микрорайонда торак булмаган йортларның беренче катларында 10-15 урыннан торган картлар йорты челтәрен төзү мөмкинлеге бар икән, бу – бер үзәккә 2 миллион сумга якын акча кирәк булачак дигән сүз икән. Әгәр дә инде Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан өлкәннәрне бер урында кабул итә торган гаять зур Бәхетле картлык йорты төзелсә, бу очракта инвестицияләрнең якынча күләме 300-400 миллион сум тәшкил итәчәк икән. Акча акча белән, әмма туган-үскән урыннарыннан кубарылып, шулкадәр өлкән кешенең бер урында яшәвен хәтта күз алдына китерү дә авыр булып китте.  Без бит картлар йортларын район җирлекләрендә, табигать кочагында күрергә гадәтләнгән.


Фикер өстәү