Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе сайланды

Ленария Мөслимова күпчелек тавыш белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп сайланды. Иннополис университетында IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышы уза.

Утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумының Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укуларына килгән яшьләр һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Форум утырышының модераторы булган Айрат Фәйзрахманов Рәиснең Казанда булуының эш өчен уңайлы булуын ассызыклады. Рәиснең хезмәт хакы алып эшләмәвен искәртте.

Ленария Мөслимова кандидатурасын Тәбрис Яруллин тәкъдим итте. Башка кандидатлар тәкъдим ителмәде. Ленария Мөслимова кандидатурасына бер каршы тавыш булды, битараф булучы да берәү иде.

Ленария Мөслимова үз чыгышында Бөтендөнья татар яшьләре форумын республика статусыннан регионара оешма статусына күтәрү буенча эш башкарылачагын әйтте. Форум кысаларында юридик яктан теркәлгән 26 оешма барлыгын һәм алар белән актив эшчәнлек алып барылуын билгеләп үтте.

 

 


Фикер өстәү