Бүген һәм иртәгә Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк (ИСЕМЛЕК)

Татарстан башкаласында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру чорында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк һәм транспортның юл хәрәкәтен оештыру схемаларына үзгәрешләр кертеләчәк., дип хәбәр итә KZN.RU порталы.

Транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү 26-нчы августның 16.00 сәгатеннән 27-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр, 27-нче августның 16.00 сәгатеннән 28-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр кертеләчәк.

26-нчы һәм 27-нче август көннәрендә Нигъмәтуллин урамы буенча хәрәкәт итү схемасы үзгәрәчәк – биредә С.Хәким һәм Чистай урамнары арасындагы участокта ике яклы хәрәкәт оештырылачак, шулай ук бу көннәрдә Нигъмәтуллин урамыннан Чистай урамына (барьер коймаларын сүтү юлы белән) сул як борылыш рөхсәт ителәчәк.

26-нчы августның 16.00 сәгатеннән 27-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр, 27-нче августның 16.00 сәгатеннән 28-нче августның 01.0 сәгатенә кадәр Чистай урамыннан Адоратский урамына (Нигъмәтуллин урамы ягыннан хәрәкәт иткәндә) киртәләрне демонтажлау юлы белән сул якка борылу рөхсәт ителәчәк, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге таләбе буенча Адоратский урамы буенча Четаев урамыннан Чистай урамына таба юнәлештә транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк.

26-нчы августның 16.00 сәгатеннән 27-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр, 27-нче августның 16.00 сәгатеннән 28-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр Адоратский урамыннан хәрәкәт иткәндә Ямашев проспектыннан Чистай урамына төшү урынындагы уң як борылышта транспорт хәрәкәте чикләнә.

 26-нчы августның 16.00 сәгатеннән 27-нче августның 1.00 сәгатенә кадәр, 27-нче августның 16.00 сәгатеннән 28-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр Чистай урамы янындагы Адоратский һәм Ямашев урамнары арасындагы участокта ике як буенча да хәрәкәт чикләнәчәк.

26-нчы августның 16.00 сәгатеннән  27-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр, 27-нче августның 16.00 сәгатеннән  28-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр Нигъмәтуллин һәм А.Козин урамнарыннан С.Хәким урамнарына чыгу юллары чикләнәчәк.

26-нчы августның 16.00 сәгатеннән 27-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр, 27-нче августның 16.00 сәгатеннән 28-нче августның 01.00 сәгатенә кадәр Чистай урамы буенча — Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәрге участокта — махсус каплагыч блоклар куелачак.

28 августта Нигъмәтуллин, Адоратский урамы, Чистай урамыннан Ямашев проспектына кадәр, Чистай урамындагы 73, 75, 77, 79 һәм 85а номерлы йортлар янындагы җирле юлларда транспорт чараларын кую урыннары чикләнәчәк.

Чикләүләр «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном учреждениесе тарафыннан билгеләнгән формалар буенча махсус пропусклар белән җиһазландырылган транспорт чараларына, ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең транспорт чараларына кагылмый.


Фикер өстәү