Бүләк отасың килсә 3 сорауга җавап бир! (ВИКТОРИНА)

Татарстан китап нәшрияты, “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә, викторина игълан итә. Әлеге сорауларга иң беренче җавап биргән укучыга Илфак Шиһаповның әле яңа гына табадан төшкән китабын бүләк итәбез.

1. Татарстан китап нәшриятында төрле елларда эшләгән 7 язучыны атагыз.
2. www.tatkniga.ru сайтындагы аудиокитапларның иң озыны ничә сәгать?
3. Бүген нәшриятта ничә язучы эшли?

Җавапларны 89274254185 номерына
SMS рәвешендә юллый аласыз. Тулы һәм төгәл җавапны
беренче булып җибәргән кеше бүләккә ия булачак


Фикер өстәү