Лотерея уйнап яки кәрт сугып откан акча хәрәмме?| Рамил хәзрәт Юнысов җавап бир

Усал идем, шуның өчен дә шул гөнаһ-фәлән диеп тормадым, зәңгәр төндә күрше карчыгының ак әтәчен кереп урладым, дип язган мәшһүр шагыйребез. Без бүген бу юлларны бер шуклык, мутлык дип кабул итәбез, мыек астыннан елмаеп укыйбыз. Хәер, икенче шигырендә үк әдип, кем уйлаган шушы шаярулар синдә кәсеп булып калыр, дип үкенә. Кечкенә чактагы шуклыклар кәсепкә әйләнмәсен, бала урлашырга гадәтләнмәсен өчен нишләргә соң, дигән сорау белән башкалабыздагы “Иске таш” мәчет имамы Рамил хәзрәт Юнысовка мөрәҗәгать иттек.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Баланың кырын эшләргә керү ихтималын фаразлаганда белгечләр аларны яше буенча өч төркемгә бүлә. Беренчесе – биш яшькә кадәр, икенчесе – биш яшьтән алып уникегә хәтле, өченчесе – унике яшьтән унтугыз яшькәчә. Бишкә хәтле бала үзенең ярамаган гамәл кылганын белмәскә дә мөмкин. Әти-әнисе әйтмәсә, кисәтмәсә, кызыккан әйберне алуны, урлашуны кемнеңдер малына, милкенә кул сузу дип уйламавы гаҗәп тә түгел. Дин әһелләре, психологлар, социологлар да моны җинаять дип санамый. Әмма әти-әниләр инде моны беренче кыңгырау итеп кабул итәргә тиеш. Шуның өчен бала белән әкрен генә бу хакта сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Бу чорда балага игътибар, тәрбия җитмәве турында сөйли әлеге хәл.

Инде биш яшьтән унике яшькә кадәрле балаларда урлашу галәмәтләре күренә икән, ялтыраган әйбергә кызыгу гына түгел инде бу. Димәк, ул дуслары, яшьтәшләре арасында урынын билгеләргә тели. Әйтик, кыю, тәвәккәл булып күренәсе килә. Кызыгып, башкаларда булганны үзендә дә булдырырга тырыша. Кемгәдер ярдәм итү өчен дә урлашырга мөмкин. Мәктәптә яшүсмерләр арасында акча таләп итү очраклары да булгалый. Шундый очракта бирү өчен акчасы булмаганга урлашуы ихтимал. Монда тәрбия, үрнәк мәсьәләсе алга чыга. Әти эштән өйгә әйбер алып кайтырга гадәтләнгән, яки әни нәрсәдер “кыстырып” кайтырга остарган; балалар моны күреп тора, кеше малы һәм безнеке дигән чик югалган икән, нәрсә әйтәсең?!

Әгәр дә инде унике яшьтән унтугыз яшькәчә балалар арасында урлашу очракларына тап булабыз икән, монда инде игътибарлылык таләп ителә. Бу баланың белеме бар, әлеге милекнең кемнеке икәнлеген аңлый. Монда кызыгу гына түгел, сәбәбе тирәндәрәк. Пәйгамбәребезнең, И, Раббым, көферлек белән фәкыйрьлектән сиңа гына сыенам, дигән догасы бар. Аңлавыбызча, ул көферлек белән фәкыйрьлек якын дип әйткән. Гаиләдәге җитешсезлек бер зур сәбәп булырга мөмкин. Шушы җитешсезлек сәбәпле балаларның урлашуны яхшы дәрәҗәгә, байлыкка ирешү юлы дип исәпләве ихтимал. Кинофильмнар, интернеттагы язмалар, өлкәннәрнең киңәше дә кырын юлга кертеп җибәрә ала. Бу чор – бик катлаулы вакыт. Кайбер әти-әниләр әлеге чорда балаларына бик каты “бәрелә”. Хәтта кичке тугыздан, уннан соң, өйдән дә чыгармаска мөмкин. Кайберәүләр, тәрбияләү, сабак бирү максатында, балаларын мәктәпкә, укытучылары, директоры каршына, психологка, хәтта полицияга да алып бара.

– Нишләргә соң?

– Беренче чиратта балабызга без үзебез үрнәк булырга тиеш. Балага бу гамәлнең хәерсез һәм гөнаһ икәнен аңлатырга кирәк. Әгәр дә без бу эшнең гөнаһ икәнен аңламыйбыз, үзебез дә хуплыйбыз, бу җинаятьне файдалы дип табабыз икән, ул моны сизми-күрми мени?! Шушы рәвешле бала яшәргә, мал табарга өйрәнә, дип уйлыйбыз икән, бу бигрәк тә куркыныч. Шуның өчен баланы урлаган әйберен хуҗасына кире кайтарып бирергә, гафу үтенергә өйрәтергә кирәк. Бу – беренче юл. Ул аны кире кайтарып бирергә тиеш. Чөнки Ходай Тәгалә, кире кайтармыйча һәм гафу үтенмичә, урлаган мал өчен кешене кичерми. Бу вакытта балага хәләл белән хәрамның аермасы турында сөйләргә кирәк. Чөнки балалар нәрсәнең – хәләл, нәрсәнең хәрам икәнен, Ходайның кушканын һәм тыйганын белми. Изге эшне һәм гөнаһны аермый. Дөнья һәм ахирәтнең аермасын аңламый. Боларны белмәү сәбәпле, шушы җинаятьләрне кыла. Бөтен төр җинаятьләр дә хәләл белән хәрамның аермасын аңламаудан, аңларга теләмәүдән, Аллаһы Тәгаләгә ышану зәгыйфь булудан килә.

Югыйсә үзен мөселман санаган кешегә динебездә изге эшләрнең матур үрнәкләре бар.

– Дөрес әйтәсез. Күптән түгел генә Корбан бәйрәме булып узды. Анда бик күп мохтаҗларга корбан ите таратылды. Ураза гаетендә фытыр сәдакасы тараткан идек. Рамазан аенда зәкәт бирдек. Менә хәзер көз – гошер көннәре җитте. Кырлардан, бакчалардан җыйган уңышның яңгыр явып үссә уннан берен, үзебез су сибеп үстерсәк егермедән берен фәкыйрь-мескеннәргә бирергә кирәк. Әле мин монда башка ирекле сәдакаларны санамадым. Дин бирергә чакыра. Дөнья, әлбәттә, алырга өйрәтә. Бирүне кеше өнәми. Ниндидер бер ялкау кешегә биргән кебек, үзе эшләп тапсын, дип уйлый. “Ясин” сүрәсендә: “Нигә Аллаһы Тәгалә ризыкландырмый соң боларны, нигә ул фәкыйрьләрне без ашатырга тиеш, дип сораучылар була”, – дигән гыйбрәтле юллар бар. Фәкать Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларын сынавы бу. Савап, дәрәҗә бирү өчен безгә шундый эш йөкләнелгән. Җир йөзендә булган фәкыйрь-мескеннәрне онытмаска, аларга ярдәм кулы сузарга тиешбез. Бирергә, бүлешергә тәрбияләнгән  кеше, гомумән, алмый. Гел алырга тәрбияләнгән кеше беркайчан да туймый. Алу – нәрсә ул? Гел нәфесеңә буйсыну. Нәфесеңә даими юл биреп торсаң, ул беркайчан да туймый. Син дә беркайчан туймыйсың. Бүген акчам аз дисең. Иртәгә тагын да күбрәк алмакчы буласың. Син тагын риза түгел. Дин кушканча тәрбияләнсә, бирү кешедә канәгатьләнү хисе тудыра. Ягъни син өзеп алып бирә аласың. Шуңа күрә зәкәт бирүне ислам диненең биш терәгеннән берсенә керткәннәр. Аның иң мөһим моменты – бирә белү, канәгатьлелек. Пәйгамбәребезнең, сәдака ул – Аллаһы Тәгаләгә ышануның дәлиле, дигән хәдисе бар. Син бушка бирмисең. Ягъни Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен бирәсең. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен биргән сәдаканы Раббыбыз кире һәм күбәйтеп кайтармыйча туктамаячак. Ул барыбер сиңа әйләнеп кайтачак. Соңгы вакытта җәмгыятебездә күренгән күп кенә чирләр Аллаһы Тәгаләгә ышану зәгыйфьлегеннән килеп чыга.

Күптән түгел генә гипермаркетта сак башлыгы булып эшләүче бер абзый корбан ашы уздырды. Шул миңа, кибеттән урлаучы сигез төрле карак бар, дип сөйләгән иде. Шуларның бер төре – һичбер нәрсәгә мохтаҗ булмаган бай кешеләр. Клептомания белән чирлиләр, ди. Үзенә кирәк булмаган әйберне алып чыга, өенә алып кайтып куя. Шулай тынычлана.

Мохтаҗлар, очын очка ялгап баручылар да бар бит, хәзрәт.

– Әйе, мохтаҗлар бар. Әмма Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә, Сез аларны, тышкы кыяфәтләренә карап, байлар дип уйларсыз, тик чын мохтаҗ хәтта акча сорарга да оялыр. Нәкъ шушы кешеләргә сәдака бирә алсагыз, зур әҗер-савапка ирешерсез, ди. Әйткәнемчә, психологик яссылыкта ята торган урлашу чирләре дә бар. Аларны гыйлем, вәгазь белән дәваларга кирәк. Кайберләрен катылык, кайберләрен йомшаклык белән дәваласак, иншалла, болар хәерле юлга басар.

Инде балигълык яшенә җиткәч тә, угрылыкның нинди яман чир икәнен аңламаулары сәер.

– Аларның таләпләре зурдан. Дөрес, төптәрәк яткан сәбәпләр дә бар. Сер түгел, соңгы вакытта җәмгыятьтәге урта сыйныф тараеп, кимеп бара. Байлар белән ярлылар арасы ерагайганнан ерагаеп, урталык бетеп килә. Коръәндә дә, без – урталыктан бара торган өммәт, дип әйтелә. Иң хәерле урын – уртада булу. Хәтта Д. Дефоның “Робинзон Крузо” әсәренең беренче битендә, иң яхшысы – урта сыйныф, чөнки түбән катлау фәкыйрьлектән җәфа чигә, алар ахирәтләрен дөньяга алыштырып, төрле шикле юлларга керә; өске катлау бозылып бара, бернәрсәгә мохтаҗлык булмагач, аларның да җитешсезлекләре бар, ди. Бала фәкыйрьлектән дә, артык зур байлыктан да урлаша. Ник урлаша? Чөнки ул беркайчан да “Юк!” дигәнне ишетмәгән. Аңа гел бар. Бервакыт аңа, юк, булмый дисәләр, ул яшәү мәгънәсен югалта. Шуңа күрә теләсә нинди юл белән мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә тырыша. Менә шушы урта сыйныф кимеп баруын балалар бик нык сизә. Чөнки бүген кемнәргә тиңләшергә чакыралар? Бүген күп акча алучы кино артистлары, миллион сум “эшли” торган футболчылар, хоккейчылар кумир! Алар нинди сагыз чәйни, нинди машинада йөри, хәтта ботинкасының бавы нинди булуына кадәр җанатарлары белеп тора. Алар шуңа омтыла, шулар кебек яшиселәре килә. Телевизор, интернет шуларны рекламалый. Әти-әнисенең мөмкинлеге юк. Тик матур яшисе килә. Бала сабыр итәргә өйрәнмәгән.

Тәрбия булмау, гаиләдәге җитешсезлек, динсезлек яшьләрне кырын юлларга этәрә. Матур, рәхәт тормыш күренмәгәч, бала бу дөньядан онытылып тору юлын карый. Тәмәке, аракы, наркотик куллана башларга мөмкин.

– Кайбер ата-аналар кечкенә балаларының кибеттә вак-төяк чәлдергәнен күреп торса да тыймый, кире куйдырмый.

– Кайбер ата-ана моны гөнаһка санамый. Урлашуның гөнаһы шунда: һәрбер кешенең милкен Аллаһы Тәгалә биргән. Ходайның икенче бер кешегә биргән нигъмәтен кабул итмәү генә түгел, шуның югалуын теләү – хөсетлек, күпсенү ул. Нинди генә юл белән алса да, кем генә булып эшләсә дә, аның малын Аллаһ биргән. Аллаһ тарафыннан аңа билгеләнгән мал бу. Кемдер, хәләлме ул, хәраммы, дип әйтергә мөмкин. Әлеге малы өчен, хәләл булса да, булмаса да, теге кеше җавап бирәчәк. Әмма синең аның милкенә орынырга хакың юк. Менә шушындый тәрбия булмаган очракта балалар хәләл-хәрам чиген үтә. Зур үскәч, бу гадәтнең колачы да зурая.

Урлауның сәбәпләре күп төрле. Галимнәр, кайбер очракларда гаиләдә игътибар җитмәгәч, бала урлашу аша да игьтибар җәлеп иттерергә тырышырга мөмкин, дип әйтә. Яшүсмер берәр кыз белән йөри башласа, яки аракыга, наркотикка җитмәсә, урлаша башлавы ихтимал. Аның чыгымнары бар, ләкин әти-әни акча бирми яки бирә алмый, яисә ул чыгымнарны аңламый, аңларга теләми.

Ни кызганыч, тормыш бүген малга табынуга әйләнеп бара. Малга табыну көчәйгәндә балаларны Аллаһы Тәгаләгә табындыру бик авыр. Чөнки өлкәннәр үзләре малга табына, шундый хәлдә бала ничек Аллага табынсын?! Күрнеп тора: бөтен дөньяда шундый хәл. Хәтта Коръән мәҗлесләрендә утырганда да бер ак яулыклы әби, акчаң булса, бөтен нәрсәне табарга мөмкин, дип әйтеп куйды. Мин аңа, апа, Сез көфер сүз әйттегез, Алла акчадан өстен, Ул бирсә бөтен нәрсә була, дип җавап бирдем. Акча кирәктер. Әмма бөтен нәрсәне акчага алып булмый. Даруларны, ризыкның теләсә ниндиен табып, сатып алып була. Әмма ризыктан, акчадан, төрле ләззәтләрдән дә өстен бер әйбер бар. Ул – күңел тынычлыгы. Аны бернинди акчага да алып булмый. Коръәндә, Аллаһы Тәгаләне искә төшерсәң генә, күңелең тынычланыр дигән, аять бар.

Егерме беренче гасырның чире – кешеләр күңел тынычлыгын югалтты. Моның сәбәбе: Аллаһтан ерагаю. Тынычсыз йөрәкләрен тынычландыру өчен алар теләсә кайсы юлга керә. Әмма иң гадиен, бушка бирелгәнен – Аллаһны зикер итү юлын кулланмыйлар. Шуңа күрә без хәсрәттә, төрле түбәнчелеккә төшәбез.

– Кайберәүләр, лотерея уйнап яки кәрт сугып, зур гына акча ота. Хәзер безнең илдә дә казинолар эшли башлады. Бу урлашу түгел бит?

– Кеше малы белән беркайчан да бәхетле була алмыйсың. Коръәни-Кәримнең “Йосыф” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Дөреслектә гөнаһлы кеше беркайчан да бәхетле була алмый”, – ди. Тырышмыйча гына, җиңел генә килгән малларның да бәрәкәте юк. Андрей Курпатов дигән психологның “Красная таблетка” дигән китабы бар. Шунда ул, исем-фамилияләре белән атап, кайсы елларда кемнәрнең ни-нәрсә отуын күрсәтүче исемлек китерә. Анда казинода, лотереяга күп акча отучылар бар. Аларның берсенең дә тормышы хәерле төгәлләнмәгән. Йә наркоманнарга әйләнгәннәр, йә аларны асканнар, атканнар. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәрименең “Бәләд” сүрәсендә: “Мин адәм балаларын авырлыкларны җиңә-җиңә хәерле нәтиҗәгә килүләре өчен яралттым”, – дигән. Бу дөньяда авырлыкларны җиңеп, үз көчең, гыйлемең белән ирешкән ризык иң хәерлесе.

Ульян өлкәсендәге Татар Калмаеры дигән авылда туып  үскән, соңрак чит илләргә китеп вафат булган, мәрхүм булгач, туган җиренә алып кайтып җирләнгән Заһир Кадыйри дигән зур татар галиме бар. Аның бик мәшһүр сүзе мәгълүм. “Нинди генә тәрбия бирсәң дә, бер-бер һөнәргә өйрәтмәсәң, ул бала тәрбиясез”, – дигән ул. Шуңа күрә әти-әнинең бала алдындагы беренче бурычы хәерле исем кушу булса, икенчесе – дини тәрбия биреп, бер һөнәргә өйрәтү. Өченчесе – хәерле кешегә никахлап, өйләндерү яки кияүгә бирү. Без әтиләр шул төп вазифаларны үтәмәгәнгә, һөнәр, тәрбия, гыйлем бирмәгәнгә, балаларыбыз анда-монда сугылып, тырай тибеп йөри, көнен ничек үткәрергә белми.

Мин үзебезгә, чит республикаларга чыгаммы, һөнәрле авылларга барырга тырышам. Әйтик, Кукмара районы итек басучылары белән горурлана. Шәл бәйләүчеләр, суган үстерүчеләр бар. Бер авылга баргач, җылы кыш килсә нишлисез, итеккә ихтыяҗ булмый бит, дип сорадым. “Без суган үстерәбез. Суган үсмәсә, кое казыйбыз, кое казытырга теләүчеләр булмаса, бүрек тегәбез”, – дип җавапладылар. Урыс, бурычлы үлмәс, ди. Татар, һөнәрле үлмәс, дип әйтә. Нинди генә заман килсә дә, адәм баласы кеше малына кул сузарга тиеш түгел. Бервакыт Пәйгамбәребез җомга намазыннан соң, кешеләр белән күрешкәндә берәүнең кулы гел сөялле булуына игътибар итә. “Менә шушы кулны Аллаһы Тәгалә һәм рәсүл ярата”, – дип ул теге кешенең кулын күтәрә. Шуңа күрә малыбызны үз кулыбыз белән эшләп тапсак иде. Бүген эшләгән кешенең хөрмәте юк дисәләр дә, үз-үзеңне хөрмәт итсәң, үз юнәлешеңдә белгеч булсаң, һәрвакытта тук булачаксың. Хәзерге вакытта фатир төзекләндерергә, йорт салырга алынучылар бик күп. Әллә ни күп тә сорамыйлар. Аларны җәлеп итәсең, тик сыйфаты юк. Әмма белгеч булганнар үз бәяләрен белә, аларга һәрвакыт ихтыяҗ бар. Шуңа күрә балаларыбыз иманлы, һөнәрле булганда төрле җинаятьләргә керешмәс дип ышанабыз.

Рәшит Минһаҗ язып алды


Фикер өстәү