Балагыз сәламәт булсын дисәгез…

Телефоннар, электрон җайланмалар балалар тормышының аерылгысыз җиһазына әверелде. Смартфон, компьютер, планшет, плеер, электрон китапларны кулланмаган бала бик сирәктер. Сорау килеп чыккан икән, җавап табу өчен каядыр барасы да юк, гаджетлар бик тиз ярдәмгә киләчәк. Ул – дуслар белән аралашу чыганагы да. Ата-ана баланың кайдалыгын, нәрсәләр эшләвен шуннан күзәтә.

– Гаджетлар баланың күңел дөньясын шулкадәр яулап алды: алар аны дәрес вакытында да куеп торырга уйламый. Ашарга утырса да, шуңа мөкиббән китә. Бала электрон уенчыктан башка үзен кая куярга белми, – ди Республика балалар клиник хастаханәсенең “Сәламәтлек” үзәге җитәкчесе Гүзәл Яруллина.
Белгеч фикеренчә, гаджетларның тагын бер начар ягы: алар балага хыялланырга һәм иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирми. Чөнки анда барысы да уйланылган, чишелгән, билгеле бер программадан тайпылмаска гына кирәк. Психологлар кисәтүенчә, мондый формада белем үзләштерү фәнне тирәннән аңларга комачаулый. Биремне өстән-өстән үзләштерәләр һәм тиз оныталар. Буыннарда кан йөреше бозыла һәм умыртка баганасы кәкрәюгә китерә, бала башы авыртудан зарлана башлый. Иң нык зыян күргәне – күз. Озак вакыт экранга карап торганда, күз сирәгрәк йомыла һәм күз элпәсе кибә.

– Балаларда һәм үсмерләрдә киң таралган чир – ерактан начар күрү, – ди Республика офтальмология хастаханәсенең югары категорияле офтальмологы Людмила Филлипова. – Гаджетлар, телевизор карау, күз мускулларында киеренкелек тудыра. Мәктәптә сыйныф бүлмәләренә урнаштырылучы монитор такталарның зыяны да юк түгел. Иң әүвәл күзнең эчке мускуллары зәгыйфьләнә, аннары күз ерактан начар күрә башлый.

Белгеч профилактика чараларына игътибар итәргә чакыра. Укыганда утның дөрес төшүе, бүлмәдә җитәрлек яктылык булуы мөһим. Кечкенә балага телевизорны көнгә – ярты, үсмерләргә бер сәгатьтән дә озаграк карарга ярамый. Соңгы ун-унбиш елда ерактан начар күрүче балалар саны ике тапкыр күбәйгән. Күрү начарланган очракта белгечләр күзлек яисә линза билгели. Күзгә гимнастика ясарга өйрәтә.

Людмила Филлипова әйтүенчә, физик культура, бассейн, теннис бик файдалы. Бала кышкы чорда кимендә 1 сәгать ярым урамда йөрергә тиеш, җәй көне тагын да күбрәк. “Безгә дәваланырга килүчеләргә, өй эше әзерләгәндә, 20 минут язгач яки укыгач, тәнәфес ясап ал, дибез. Телевизор каршында утыру турында сүз бармый. Унар тапкыр чүгәләп тор, идәнгә ятып кул белән тартыл. Икенче тәнәфес вакытында бүлмәдәге тузанны суыртып ал яки тузаннарны сөрткәлә. Бүтән эш белән шөгыльләнсәң дә әйбәт, хәрәкәт кенә булсын.

“Баланың гомуми сәламәтлегенә дә игътибар итәргә кирәк. Еш авырый, иммунитеты нык түгел икән, организмны чыныктыру җаен карагыз, – ди офтальмолог. – Йөзү бик яхшы, суда йөзгәндә арка һәм муен мускуллары киеренкелектән котыла. Муенның ничек эшләве умыртка баганасына һәм баш миенә дә тәэсир итә. Баш миенә кан ничек килсә, күзнең күрү нервыларына да шулай килә. Бала дөрес утырмаса, дөрес ятып йокламаса, муен кан тамыры кысыла. Массаж, күзгә гимнастика ясау хәлне җиңеләйтә. Халык телефонга шулкадәр ияләшкән: безгә дәваланырга килгәч тә, бала да, әнисе дә аны кулдан төшерми. Кисәтүне дә кабул итмиләр. Берни булмас әле, дип уйлыйлар. Баланың күрүе начарлангач кына, нишләргә белмичә, белгечкә чаба башлыйлар”.


Фикер өстәү