Балагызның дөрес сөйләшүен теләсәгез …

  1. Бала белән аралашкан һәр кеше тыныч, ашыкмыйча, бераз акрынрак һәм дөрес итеп сөйләшергә тиеш. Ник дигәндә, аның ишетү-сөйләм аппараты тиешенчә үсмәгән була. Ул барысын да ишетеп һәм аңлап бетермәскә мөмкин.
  2. Бала, сөйләшкәндә, иҗек һәм авазларны төшереп калдырса, урыннарын алыштырса, аңа тыныч кына ярдәм итәргә кирәк. Ул әйтә алмаган катлаулы сүзләрне уен формасында берничә мәртәбә кабатлатырга, соңыннан мактап куярга да онытмагыз.
  3. Баланың күп сөйләшүенә да эчегез пошмасын. Ул шул рәвешле сөйләм органнарын күнектерә.
  4. 3-4 яшьлек баланы вакытыннан алда, бигрәк тә аның теләгеннән башка хәрефләр танырга, укырга өйрәтергә ашыкмагыз. Юкса аның укырга өйрәнәсе килү теләге бик тиз сүнәчәк.
  5. Кайбер бала авазларны дөрес әйтеп сөйләшергә бик иртә өйрәнә. Тик баланың сөйләм аппараты җитлекмәгән булуын да истән чыгарырга ярамый. Балага үз яшенә туры килми торган зур күләмле шигырьләр ятлату, кунаклар алдында аны мәҗбүри сөйләтергә тырышу – зур хата. Болай эшләгәндә, бала тотлыга башларга да мөмкин.
  6. Балаларга кечкенәдән үз яшенә туры килә торган шигырьләр, әкиятләр укырга тырышыгыз. Беренчедән, аларның тәрбияви әһәмияте зур, икенчедән, бала дөрес әдәби тел ишетә, аның сүзлек запасы байый, телгә игътибары арта.
  7. Балада сөйләм культурасы булдыруга да җаваплы карагыз. Балаларның сөйләмен игътибар белән тыңларга, бүлдермәскә, аларны өлкәннәр сөйләменә катнашмаска, кирәгеннән артык кычкырып сөйләшмәскә, берәрсе ял иткәндә комачауламаска кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк.

Фикер өстәү