Кайбер бала авазларны дөрес әйтеп сөйләшергә бик иртә өйрәнә. Тик баланың сөйләм аппараты җитлекмәгән булуын да истән чыгарырга ярамый. Балага үз яшенә туры килми торган зур күләмле шигырьләр ятлату, кунаклар алдында аны мәҗбүри сөйләтергә тырышу – зур хата. Болай эшләгәндә, бала тотлыга башларга да мөмкин.
Балаларга кечкенәдән үз яшенә туры килә торган шигырьләр, әкиятләр укырга тырышыгыз. Беренчедән, аларның тәрбияви әһәмияте зур, икенчедән, бала дөрес әдәби тел ишетә, аның сүзлек запасы байый, телгә игътибары арта.
Балада сөйләм культурасы булдыруга да җаваплы карагыз. Балаларның сөйләмен игътибар белән тыңларга, бүлдермәскә, аларны өлкәннәр сөйләменә катнашмаска, кирәгеннән артык кычкырып сөйләшмәскә, берәрсе ял иткәндә комачауламаска кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк.