Баланы читкә җибәрү… шатлык та кыйммәт тә

Кичәге мәктәп укучылары уку йортларына урнашып бетте бугай инде. Хәзер торак мәсьәләсен хәл итәсе генә калды. Һәр ата-ана, хәленнән килгәнчә, ул-кызлары өчен мөмкин кадәр яхшырак һәм уңайлы шартлары булган җирдә яшәтү ягын кайгырта. Уку йортында тулай торак бирелсә, бер мәшәкатьтән котылдың дигән сүз. Мондый шартларда яшәргә теләмәгәннәр исә кеше фатирына керү ягын карый.

 

“Акчам җилгә очты”

Хәзер фатир табу өчен баганаларга, тукталышларга ябыштырылган белдерүләрне карап йөрергә кирәкми. Аларны урнаштырыр өчен махсус сайтлар, социаль чел­тәр­ләрдә төркемнәр бар. Әмма биредә дә барысы да ал да гөл түгел. Матур сурәткә, “тәмле” бәягә ышанырга ярамый. Гадел булмаган агентлар, риэлторлар аны-моны чамаламаган, арзанга кызыккан беркатлы кеше­ләрне сагалап кына тора.
Казан федераль университетында укучы танышыбыз бу җәйдә торырга фатир таба алмый аптырады. Бер карасаң, сайлау мөм­кинлеге дә күп инде. Әмма кесәгә дә, күңелгә дә хуш килгәне юк. Аптырагач, бер агентлыкка мөрә­җәгать итте. Тик аларның ярдәме ташка үлчим булып чыкты.
– Социаль челтәрдә утырганда, бик яхшы фатирга тап булдым. Үзәктә урнашкан, бәясе дә кулай. Фатир хуҗасыдыр дип, белдерүдә күрсәтелгән номерга шалтыраттым, – дип сөйләде ул. – Хуҗа түгел, арадашчы икән бу. Шушындый агентлыкта эшлим, килегез, шартларыгызга туры килердәй фатир табарбыз, диделәр. Икенче көнне офисларына бардым. Менә шулка­дәр акча түләсәгез, фатирлар базасына керү өчен логин-пароль би­рәбез, анда сезнең таләпләргә туры килерлек бүлмәләр булыр, диде­ләр. Килешүгә куллар куелды, акча түләдем. Әмма ул базадан файда күрмәдем. Таләпләргә туры килгән фатир табам, хуҗага шалтыратам – инде ул бүлмәне башкалар “снимать” итә икән. Берничә көн узгач кына, бер дустым бу офисның юньле булмавын, аларның кеше алдап, акча эшләүләрен әйтте. 3000 сум акчаны шулай җилгә очырдым.
Риэлтор булып эшләүче Алмаз Садыйков фатир эзләп аптыраган кешеләргә үз хезмәтләрен фатир бәясеннән чыгып күрсәтә. Мәсәлән, ул клиентның таләпләренә туры килерлек 15 мең сумлык фатир тәкъ­дим итә, ди. Яшәргә ризалык бир­сә­ләр, фатир бәясенең яртысы – риэлтор хезмәте өчен түләү – комиссия булып чыга. Садыйков фатирны күрсәтергә үзе дә килә. Бары “снимать” итәргә җыенучылар фатирга кереп урнашкач кына комиссия тү­ләнә. Бу хезмәттә дүрт еллык тәҗ­рибәм бар, кеше алдамыйм, ди ул. Тәҗрибәле риэлторлар фатирны август башыннан, ә иң яхшысы – җәй башлангач ук эзләргә киңәш итә. Көзгә калсагыз, фатир хуҗа­лары бәяне күтә­рергә мөмкиннәр.

Кайсын сайларга?

Кеше фатирында яшәү кесәсе калын булганнарга гына тәти. Биг­рәк тә бюджет урыннары киме­гән, уку өчен дә шактый күп акча түләргә кирәк булган заманда, күп кенә ата-ана һәм балаларның бә­гы­ренә тигән мәсьәлә булып кала бирә бу. Ә тулай торак тормышы элек-электән үк азрак шүрләткән. Яңа гына ата-ананың җылы куеныннан чыгып киткән бала урлашу, талашу, кыйнашу кебек маҗараларга эләк­мәсме? Күршеләре нинди булыр? Начар гадәтле кешеләргә ияреп китсә? Ата-ананың башына иң элек шундый шомлы уйлар килә бит.
“Снимать” итү белән тулай торак шулпасын эчүнең уңай һәм тискәре якларын барлыйк әле. Тулай торакта яшисең икән, димәк, монда барысы да уртак дигән язылмаган кагый­дәгә буйсынырга туры киләчәк. Бүлмә дә, душ та, ашау-эчү урыны да – уртак. Гадәттә, тулай торакның бер бүлмәсендә ике-өч студент яши. Лотерея кебек монда: кем белән эләгәсеңне алдан бел­мисең. Әмма, ниндидер ысуллар табып, таныш-белешләр белән урнашырга мөм­кин. Тулай торакта яши­сең икән, дежур торырга, ягъни этаж, бүлмә чис­талыгын кайгыртырга туры килә­чәк. Бүлмәдә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамаганын вахтер бик тиз төшендерәчәк. Тулай торактагы җи­һазларны сакларга кирәклеген дә аңлатачак ул. Аңламасаң, үз кесәң­нән түләргә туры килмәгәе. Ә сту­дентның, гадәттә, акчасы күп булмый инде аның.
Тулай торакта “комендант сә­гате” дигән төшенчә әле дә яшәп килә. Ягъни билгеле бер сәгатьтән соң яшәү урынына соңга калып кайту тыела. Берничә кисәтү алсаң, штраф түләргә яки бөтенләй тораксыз калырга да мөмкин.
Тулай торакта төрле кешеләр яши. Бу төрлелек милләт, дин, дөнья­га карашларда да чагыла. Ди­мәк, тулай торак тормышы барысына карата түземле булырга өйрә­тәчәк.
Тулай торакта яшәүнең үз романтикасы бар. Тулай торак – бер йомырка тәбәсен бишкә бүлеп яшәргә, бер лекцияне ун бүлмәгә җитәрлек итеп язарга, бердәмлеккә өйрәтәчәк, яңа дуслар, ә, бәлки, насыйп ярыңны табарга да булышачак. Болай яшәү иң иркә “әни улы”н да, иң булдыксыз “әти кызы”н да мөстәкыйль тормышка тиз өйрәтә­чәк. Тулай торак тормышын татымаган студент – студентмыни ул, дигән сүзләрне юкка гына әйтмиләр бит.
Чын зурлар тормышына кеше фатирында яшәүчеләр чумачак. Монда, тулай торактагы кебек, яшәү өчен елына бер тапкыр гына түләп котылып булмый. Ай саен коммуналь хезмәтләр һәм баш өстендәге түбәң өчен квитанция килеп торачак. Әти-әни җилкәсендә утырасың килмәсә, фатир өчен түләргә, һич югы кесә чыгымнарын капларга булса да, эшкә урнашырга туры килер. Кыскасы, аерым душ, аш-су бүлмәсе, тыныч мохит шактый кыйм­мәткә төшәчәк. Аның каравы ризыгыңны берәү дә урламаячак, юыныр өчен чиратта торырга ки­рәкми, кием-салым, кыйммәтле әйберләрең өчен дә борчыласы юк. Чисталык-пөхтә­лек, җиһазлар бө­тенлеген фатирда торучыларга да сакларга туры килә анысы. Югыйсә фатир хуҗасы башка “снимать” итәргә те­ләү­че­ләрне табачак. Фатирда тору – дус-иш­ләреңнән ерагаю дигән сүз дә әле. Башкалар тулай торакта бергә җые­лып, сөй­ләшеп, серләшеп утырганда, син тыныч бүлмәңдә берүзең утырачаксың.

Тулай торак шулпасы тәмлерәк

Әти-әниләр авызыннан: “Без­нең вакытта башкача иде, кызык иде”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Имеш, алар укыганда, бер телем икмәкнең дә, майда кара янганчы кыздырылган бәрәңгенең дә тәмен белеп, тормышка гашыйк булып яши белгәннәр. Тулай торак шулпасын шактый “эчкән” кичәге-бүгенге студентлар белән шул чорларга кайтып килдек.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү