Балкан тау юмарт икән

Тарихчы Дамир Исхаков, морза нәселләре дәвам­чылары – Рәис Яушев һәм Мәгъсүм Акчурин белән Балкан тауны урап кайттык әле. Болгарияне урталай диярлек бүлеп торучы, фәлән мең чак­рым ераклыктагы тауны әйтүем түгел. Казаннан биш йөз чакрым ерак­лыктагы, Баш­корт­станның Дәүләкән районындагы мәшһүр Балканны, Аслы күлне гизеп кайттык без.

Алтайда да шундый атамалы тау бар икән. Мөгаен, өч тау арасында без белеп бетермәгән ныклы багланыш бардыр. Бәлкем, өчесенә дә исемне төрки бабаларыбыз биргәндер. Моны ачыклау – киләчәк эше.

Татарлар өчен Башкортстандагы әлеге тау, аннан берничә чакрым ераклыкта җәелеп яткан мәһабәт Аслы күл кайсы ягы белән әһә­ми­ят­ле, дисезме? Дамир Исха­ков “Татар дастаннарында – милли тарих” дигән яңа хез­мәтен язып бетергән икән. Анда “Идегәй”, “Чура батыр”, “Түләк белән Сусылу” дигән дастаннарыбыз анализлана. Әлеге дастаннарны фольк­лор­чы­ла­рыбыз әдәби үзен­чәлекләре, теле ягыннан тик­шерсә дә, тарихи күзлектән өйрәнмәгән, ди галим. “Иде­гәй” белән “Чура батыр” кыпчак телле бик күп төрки халыкларда очраса, соңгы өчен­чесе, борынгырагы, татарлар белән башкортларда гына бар. Башкортларда язып алынганы унтугызынчы гасырга караса, татарларда сакланганы, Миркасыйм Госманов табып алганы, кулъязма хәлендәгесе XVI гасырда кәгазьгә төшерелгән. Аның теле XVI-XVII гасырларга караучы башка татар язма чыга­нак­ларныкына бик охшаш. Шу­ңа күрә аны безнең милли мирас дип әйтергә була. Дамир абый, юлга чыгар алдыннан, бу сәяхәтнең ниятен: “Борынгы әдәбиятыбызның йө­зек кашы булган менә шушы “Түләк белән Сусылу” дастанында әлеге Балкан тау, Аслы күл атамалары еш искә алына. Яңа ­китабымда шу­ларның фото­рә­семнәре булса, укучыларыбызга борынгы тарихыбызны күзаллау, бүгенгегә бәйләп карау ансатрак булыр”, – дип аңлатты.
Барасы юл шактый озын булганга, Лениногорскида, Рәиснең әти-әниләрендә кунып, иртә таңнан кузгаласы иттек.

Яушевлар

Әлеге кунакчыл гаиләгә тукталганчы, Дамир Исха­ков­ның бер ел элек кенә дөнья күргән “Яушевларның урта гасыр тарихы һәм кимак проблемасы” дигән китабын ис­кә алып китү урынлы булыр. Бу хезмәтнең әһәмияте шунда: анда Рәис Яушевның әни­се Альбина ханымның уналты буын шәҗәрәсе ачыкланган (моны морза дәвамчысы үзе эшләгән), галим исә әтисе Равил абзый ягыннан бу нә­селнең егерме буын бабаларын тәгаенләп, кайбер өзек­лекләр белән шәҗәрә­нең очын унөченче гасыр­ның 20-30 нчы елларына җит­кергән, Башман солтанга китереп тоташтырган. Башман солтан, XIII гасырда монголлар белән сугышып, Иделнең түбән агымында һәлак була. Ул Идел буеннан көнчыгышка таба, Җаек бассейнында яшәгән көнчыгыш кыпчакларның – кимакларның башлыгы булган. Алар монголларга каршы болгарлар белән бергә каршы чыккан. Чыңгызыйлар кимакларны җиңсә һәм дәү­ләт эченә кертсә дә, алар юкка чыкмаган, аерым бер бер­ләшмә, кабилә буларак сак­ланган. Бу вакытларда ки­макларның башкаласы хә­зерге Оренбург урынындагы Актүбә шәһәре булган. Ки­мак­лар безнең якларга XI гасырларда ук килеп урнаша. “Башкортстанның – көн­ба­тыш, Татарстанның көнчы­гыш өлешендә – Ык бассейны буйларында кимакларның эзләре сакланган. Алабуга, Минзәлә якларында булган байлар кабиләсе шуңа ишарәли. Анда “байаут, баят” дигән атамалар бар. Шул ук кабилә ул. Аслы күл янындагы каңгылы – шул ук көн­чыгыш кыпчакларның бер өлешен белдерә”, – ди галим.

“Башкортстанның көнба­тыш өлешендә ни өчен халык татар телле?” – дип сорый ул, һәм үз соравына үзе үк: “Теге вакытта монгол яуларыннан качкан кыпчакларның шактый өлеше – алар арасында Үзәк Азиядән чыккан борынгы татарлар да була – Ык буйларында утырып калган”, – дип җавап бирә. Дамир абый­ның әлеге тарихи бәяннарын өлкән Яушев – Равил абзый да кызыксынып тыңлады. Ул үзе Казахстанның Акмулла шә­һәрендә (хәзер Нурсолтан) туса да, Шаһингәрәй ба­ба­сының чыгышы Әтнә районыннан икән. Озак еллар тау инженеры булып эшләгән. Альбина апа табибә булып хезмәт куйган. Олыгайган көннәрендә Рәис әти-әнисен, әйдә, ватаныбызга кайтыйк дип, әнисенең туган ягына – Лениногорскига күчергән. Равил абзыйның, теләсә кайсы тарихчы кызыгырлык шә­җәрә агачы төзегән Рәиснең эш-фигыльләрен, фикер сө­решләрен, барлап-бә­һаләп, бизмәнгә салганнан соң, шө­кер, татарның затлы нә­сел­ләре – аксөякләре бет­мәгән, дәвам итә икән, дигән нәти­җәгә килдем мин.

Менә бу – күл ичмасам!

Көтеп торучы булгач, рә­хәт инде. Дәүләкәннең күр­ше­­сендә – Бүздәк районы үзә­гендә безне туган җиренә, әти-әнисе янына кунакка кайт­кан тарихчы Илнар Гарифуллин көтеп тора иде. Ир­тәнге чәй дигәннең төшке ашка әйләнеп китү ихтималын искәртеп, шә­кертенең әти-әнисенә рәх­мәтләр укый-укый, Дамир абый безне Дәү­ләкән районына, Балканга ашыктыра. Тауга якын­лаш­кан­да, төркемебезгә Баш­корт­стандагы күренекле мил­ләтпәрвәрләребез – эт­но­лог, тарих фәннәре докторы Фаил Сафин, икътисад фәннә­ре докторы Ринат Гатауллин белән җәмәгать эшлеклесе Кадерле Имаметдинов кушыла.

Балкан әллә ни биек тау ­тү­гел икән. Кавказ, Алтай, Кипр­ның текә тауларына менеп караган кешегә бөтенләй кеч­кенә тоела ул. Азнакайдагы Чатыр тау белән бер чама булыр. Тик без аңа шактый озак мендек. Сәбәбе гади генә: бармак башы кадәр җир җиләге! Мине өзеп кап, мине өзеп кап дип, һәрберсе күзеңә карап тора! Мондый юмарт тау итәгеннән, мондый җиләк­лек­тән тиз генә аерылып буламыни?!

Менә шушы тауның күк­рәгендә Түләк, уйсулыкта утлап йөрүче терлек-туарын багып, музыка коралларында уй­­нап, күңел ачып утырган. Шушында ул Аслы күлдә чума-чума хозурланган Сусылуны күреп алган. Ни дәрәҗәдә дө­рестер: әле XIX гасырда, дас­танны язып алган вакытта, биредә Түләк белән Сусы­лу­ның кабер ташлары торган, ди­ләр. “Их, би­регә археолог­ларны җәлеп итеп, шул кабер ташларын табасы иде. Ул ташлар туфрак астында калгандыр, якында гына ятадыр”, – дип гөманлый Дамир Исхаков.

Җиләкле тауга рәхмәт укый-укый, Аслы күлгә юл тотабыз. Менә кайда икән ул табигать могҗизасы! Татарстанда мондый биниһая зур күл юк. Моның мәйданы 22 квадрат километрны тәшкил итә икән. Күл читендәге биек ярдан бик мәһабәт булып күренеп тора ул! Алтайдагы Алтын күл дә бик күркәм тоелган иде. Әмма яр буйларын тал басканга, аны бөтенләе белән күзаллау кыен. Менә шушында Түләк ничек тә качарга омтылган Сусылуны чәченнән эләктереп ала. Соң­рак, Саҗдар ханның рөхсә­тен алып, күл төбенә төшеп, сөй­гәне белән кавыша ул… Дастанда мондый сихри миз­гелләр шактый күп очрый.

Йомгак урынына

– Халык авыз иҗаты әсәрләрендә, бигрәк тә дас­таннарда күпләр игътибар итеп бетермәгән тарихи факт­лар яшеренгән. Аларны чүпләп ала белергә генә ки­рәк. Әйтик, “Түләк белән Сусылу” дастаны эчендә тагын да борынгырак башка бер тарихи дастан сакланган. Сюжет борылышларында буталып калмыйча, катламнарга аерып, сүтеп җыю осталыгына ирешсәк, безне борынгы тарихыбызга кагылышлы тагын да кызыклырак ачышлар көтә, – ди өлкән тарихчы.

 


Фикер өстәү