Балтач районында булган давыл «эзләре» (ФОТО)

Социаль челтәрләрдә Балтач районының Чепья авылы тирәсендә 10 август булган давыл фотолары һәм видеолары таралды. 

Давыл Балтач районының төньягында — Чепья тирәсендә булган. Балтачның үзендә яшенле яңгыр гына булды дип язалар. Кургем дигән авылда түбәле 3-4 кенә йорт калган дип язалар. Ураган металлочерепицадан булган түбәләрне дә җимергән, түбә калдыклары агачларга эленеп калган. Ауган агачлардан һәм җимерелгән түбә кисәкләреннән җирдәге корылмалар, машиналар ватылган. Фотолардан аңлашылганча, ут чыбыклары, газ торбалары да зыян күргән.


Фикер өстәү