Башкаларны бәхетле итү рәхәтрәк

Инвалид арбасында утырып та, ферма, агач ярдыру цехы булдырырга, йөз­ләгән гектар җирне эш­кәр­тергә була. “Эшнең җаен белмәсәң, ачу чыга, рәтен белсәң генә, җанга рәхәтлек бирә”, – ди Әгер­җе районының Азево авы­лы эшмәкәре Рамил Исмәгыйлев. Язмыш сынау­лары кичергән егет бүген уннан артык кешене эшле иткән. Республика­ның “Ел хәйриячесе” дә әле ул.

 

Азевода Рамил бар

Фермада сыерлар мөг­ри, пилорамада пычкы чыжылдый. Болар барысы да тыныч кына яшә­гән Азе­во авылына шау-шу өсти. Кыш көне аның тракторлары юлларны ачарга булыша. Ярдәм сорап ки­лүчеләрне дә кире бормый Рамил: ягарга утынын, мал-туар асрар өчен ашлыгын, саламын бирә. Авылда бәй­рәмнәр уздырганда да яр­дәмен күрсәтә.
Хезмәт урыны булдырып кына ерак китеп булмый. Хә­зер авылда кеше теләсә нинди эшкә барырга атлыгып тормый. Рамил әйтүенчә, биг­рәк тә сыер савучыларны табу җиңел түгел. Авыл халкына хәзер сату, язу-сызу кебек чиста эш кирәк. Быелдан авыл­да хуҗалык көтүе чыкмый башлаган. Шулай да ике кеше сыер саварга ризалашкан. Аның берсе – ир-ат, Игорь исемле. Исмәгыйлев­лар хуҗалыгы ай саен 25 тонна сөт тапшыра. Көнгә күп дигәндә 850 литр сөт савалар. Бу очракта сыер саву­чы­лар­ның кесәсенә 1 мең сум акча керә. Сөтне Исән­бай авылындагы эшмәкәр лит­рын 19 сумнан килеп җыя икән. Шәхси хуҗалыкта эш­ләүчеләрне вах­та күрше авыл­лардан ташый. Урак өс­тендә читтән дә егетләрне чакыргалыйбыз, ди.
Рамил 13 ел элек такта ярдыру цехын булдырган. Пилораманы ул Казандагы күр­гәзмәләр залында, дө­рес­рә­ге, Минтимер Шәй­миев тәкъ­дим иткәндә кү­реп кайткан. Шуннан бирле агач эшкәр­теп, төзелеш материаллары сату белән мәш­гуль. Республикадагы завод­лар белән дә хез­мәттәшлек итә­ләр икән. Пилорама төзегән­нән соң, аның авылдагы җир­ләр­не дә буш итәсе килмәгән. Бүген ул йөз­ләгән гектар җир­дә ашлык үстерә, техникалары да парктан ким түгел. Чәчү, урак вакытларында ир­тәнге сә­гать 4тә үк кырга чыга икән. Быел ашлык яхшы булыр дип юрый. Ләкин әле уракка чыкмаганнар, һава торышы комачаулый, ди.
– Рамил булмаса, авыл бетәр иде. Күпме кешене эшле итә бит ул! Вакытында хез­мәт хакын түли. Кирәк чакта печәнен, саламын, тех­ника­сын бирә. Әбиләргә бушлай утын өләшә. Мин үзем 20 чак­рым ераклыктагы Уразай авылыннан килеп эшлим, – ди 7 ел ферма мө­дире булып эшләүче Раил Гыйльманов.

 

Комарлы уен уйнама…

– Бу – мин башкарырга теләгән эшләрнең чирек өле­­ше генә. Әгәр сау-сәламәт бул­­сам, әллә ниләр майтарыр идем. Инвалид кеше бит ул теләсә нинди ишекләрне шакый, документлар артыннан чабып йөри алмый. Әгәр мине аңлый торган хатыным Надя булмаса, бер эшем дә килеп чыкмас иде. Минем – баш, аның – аяклары. Гаилә биз­несын әнә шулай бер­гә­ләп төзедек, – ди Рамил. – “60ка 40” программасы ниге­зендә техника алганда, дәү­ләт ярдәме би­релә. Акча өчен дип түгел, эшнең нәти­җә­сен күрү өчен эшлим.
Эшмәкәрнең, гомумән, кредит алганы юк икән. Әти­се Салихның киңәшләрен тота. Ул аңа: “Комарлы уен уйнама, бурычка акча алма”, – дия торган булган. Шуңа күрә барысын да хәләл көче белән табарга тырыша. Рамил кеч­кенә чагында әтисе, кортлар аерса, җыярсың, дип эшкә китә торган булган. Печән чабу, утын яру кебек эшләрнең барысына да әти­се өйрәткән. “Утын бүкәнен бер мәртәбә сугудан да ярып була, шул ук вакытта егерме тапкырдан да эш барып чыкмаска мөм­кин. Аның да хәй­ләсен бе­лергә кирәк”, – ди Рамил. Утын яру аны инвалид арбасына утырган елларында физик һәм рухи яктан да чыныктырган. Көн­гә хәтта берәр трактор арбасы утын ярган. Тырыша-тырыша, агач юнган. Эш бе­лән мавыгып, 18 сәгать буе өйгә кермәгән чак­лары да була аның.Элек 35 баш умарта тотсалар, хәзер бу шө­гы­ленә кабат тотынмакчы була. Күпләп тү­гел, ичмаса, чәй эчәр­гә үзең җитештергән бал булсын дип.

Күңелне тыңласаң, ялгышмыйсың

Бил сыну да көлкегә әй­ләнә. Тик аңа кадәр яңадан туып, яшәргә өйрәнергә ки­рәк була. Рамил әнә шулай ди. 27 яшьтә Мәскәүдә төзе­лештә эшләгәндә, умыртка баганасын сындыра ул. Гарипләнгән егеткә 9 тапкыр операция ясасалар да, файдасы булмый. Аяк­лары йөр­ми. Әмма шулай да машинасыннан инвалид арбасына үзе төшеп утыра. Фаҗигане ул яшьлек хатасы дип саный.
– Адәм баласына бер сынау килә, икенчесе… Тик өчен­чесеннән инде котылып булмаска мөмкин. Күңелне тыңласаң, ялгышмый­сың. Минем белән беркайчан да андый хәл булмас дип әйтеп булмый, – ди ул.
Сабырлык һәм тырышлык белән җиңгән ул авырлыкларны, әле дә җиңел түгел. Хаста­ханәдән кайткач, йөрергә җай­лан­ма ясап, көн саен 4-5 чакрым ара үткән. Кышкы салкыннарда да, кесәсенә бутерброд салып, йөрергә чыккан. Аягы өшүгә дә түзгән. Мотоциклын үзенә йөрергә уңайлы итеп сүтеп корган. Җәй көне урманга барып, каен суы эчкән, кырмыска ояларына утырган. “Без­нең якларда табигать искиткеч бай, матур. Урманда йөрү үзе бер рәхәт”, – ди Рамил. Авырыйм, хәлем юк, дип тор­маган, көненә 50шәр пар миллек бәйләгән. Аның мил­лекләре, тозлаган гөмбәләре Россия Дәүләт Думасына кадәр барып җиткән. Бу урында ул: “Чабата үрәсеңме, чалбар тегәсең­ме – нинди генә эш башкарсаң да, җи­ренә җит­кереп эшлә, читтән эзләп килерлек булсын”, – дип куя.

Хезмәттәшләре арасында дуслык та кадерле Ра­милгә. Аңлашып эшләмәсәң, сөте дә, ашлыгы да, башкасы да булмый. Рамил белән сөйләшеп утыру – үзе бер тормыш мәктәбе. Ул табиб та, белгеч тә түгел, әмма аның белән бер гәпләшү адашканнарны туры юлга кертә, аракы эчүдән биздерә, тәмәкене ташлата. Үзенә игътибар күбрәк кирәк булса да, ул башкаларны бәхетле итәргә тырыша. Аңа шулай рә­хәтрәк.


Башкаларны бәхетле итү рәхәтрәк” язмасына фикерләр

  1. Хәерле көннәр! Газетагызны яратып укыйм. Ләкин мәкаләләрдә бернәрсәгә игътибар итәм: матур җөмләләр белән мавыгыпмы, геройлар язмышы ачылып бетми кала. Мәсәлән, бу язма герое Рамил Исмәгыйлев язмышы да мине сокландырды, күпләребезгә үрнәк шәхес. Ләкин кайбер нәрсәләр аңлашылмый калды: хатыны Надя белән кайчан танышкан (фаҗигагә юлыкканнан соңмы, әллә соңракмы, күпләрдә анды сорау тугандыр дип уйлыйм).

Фикер өстәү