Башкортстанда мәктәптә укучы һәр балага 8 800 сумлык сертификат бирә башлыйлар

Һәр бала дәүләт бүлеп биргән акчалар исәбенә мәктәптән тыш өстәмә укый алачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Уфада узган укытучылар педсоветында Башкортстанның мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин әлеге яңалык турында хәбәр иткән.

«Балалар төрле дәресләрне сайлый ала: дәүләт һәм муниципаль оешмалар, шәхси оешмалар, индивидуаль эшмәкәрләр – Өстәмә белем бирү навигаторы каталогында күрсәтелгән барлык түгәрәкләр һәм секцияләр дә финанслау программасында катнаша», — дигән ул.

«Узган уку елында Балаларга өстәмә белем бирә торган республика модельле үзәге ачылды. Ул быелның сентябреннән балаларга өстәмә белем алуын шәхси финанслау проекты операторы булачак. Проект республиканың 36 берәмлегендә тормышка ашырыла”, — дип сөйләгән Хуҗин.

Башкортстанда өстәмә белем бирә торган 207 оешма эшли. Аларга 5-18 яшьлек 78,5 процент бала йөри. Яңа уку елында 1 IT-куб, 2 мобиль технопарк һәм Октябрь, Ишембай, Баймак шәһәрләрендә 3 технопарк төзелә.

Технопарклар төзү өчен республика бюджетыннан 24 млн сум бүленгән. 2021 ел азагына технопарклар саны 14 була, диелә бу хәбәрдә.

 

 


Фикер өстәү