Бер балалар бакчасында балаларга түшәм ишелеп төшкән (ВИДЕО)

Благовещенск балалар бакчасында балаларга түшәм ишелеп төшкән. Өч сабый зыян күргән — аларда гематом һәм төрле җәрәхәтләр бар бар.

Кечкенә төркемдәге уен бүлмәсендә штукатурка ишелеп төшә, бу вакытта анда 13 бала булган. Балаларын алырга килгән берничә ата-ана шаһит булган. Алар видеоны челтәргә урнаштырганнар да инде.


Түшәмне белгечләр карап чыга һәм бинаның «тузуы» белән бәйле рәвештә җимерелгән дигән карарга килделәр. Бу бакча инде 58 ел эшли икән. Хәзер аны вакытлыча ябарга, ә барлык тәрбияләнүчеләрне башка корпуслар буенча бүләргә дигән карар кабул ителгән.


Фикер өстәү