Бер төбәктә 3 см диаметрлы боз яуган

Пермь краеның Гамово шәһәр җирлегенең Березник авылында 3 см диаметрлы боз яуган. Бу хакта Пермь дәүләт милли тикшеренү университетының Географик мәгълүмат системалары үзәгендә хәбәр иттеләр.

Узган тәүлектә Пермьдә барлыгы 31 мм яңгыр яуган, бу айлык норманың 40% ын тәшкил итә.

«Бу быелгы җәйнең иң көчле яңгыры. Август башыннан Пермьдә инде 160 мм явым-төшем(ике айлык нормадан артык) яуды»,-дип хәбәр итә «РИА Новости»метеорологлары.


Фикер өстәү