Безне анда аңламыйлар? Интернетта татар теленә чикләү керттеләр

Google компаниясе “Ютуб”та белорус, татар, башкорт һәм башка телләрдә чыгучы видео­материалларны түләүле таратуны тыйган. Компания вәкилләре үзләренең бу адымнарын болай аңлата: әлеге видеоларда тыелган әйберләр булу-булмавын тикшерә алмыйлар, чөнки аларда бу телләрне аңлаучы модераторлар юк икән. “Ютуб” артыннан безнең халык арасында соңгы елларда аеруча киң таралган “Инстаграм” да шундый адымга барды.

Дөрес, бу әле “Инстаграм” һәм “Ютуб”та татарча блоглар, видеоязмалар һәм шәхси сәхифәләр тулысынча бетә дигән сүз түгел. Бары тик аларны рекламалау мөм­кин­леге генә югала. Ягъни элек блогерлар шәхси язмаларын, видеоларын үзләре түләп аерым ауди­ториягә тәкъдим итә ала иде: рек­ламаны көйләгәннән соң алар­ның язмасын татар булган, әйтик, 18-20 яшьлек ир-атлар карый ала торган булса, хәзер алай эшләп булмаячак.

Бу кагыйдәләр IT-корпорация тарафыннан 2018 елда ук кабул ителгән, ләкин тулы көченә бу көннәрдә генә эшли башлаган. Хәбәрне беренчеләрдән булып белорус журналисты – Франтишек Вечерко таратты. Үзенең социаль челтәрендә ул: “Кичә миңа Google Moscow офисыннан шалтыраттылар. Белорус, татар, казах һәм башка “кече” телләрдә чыгучы барлык видеоязмалар өчен түләүле реклама чикләнгән, дип аңлаттылар. Компания аларга ярдәм күрсәтә алмый икән. “Миңа нишләргә?” ди­гән соравыма, менеджерлар: “Рус телендә контент булдырыгыз”, – дип җавап кайтарды”, – дип яза.

Бу үз чиратында татар, башкорт, белорус телендә иҗат ителгән тапшыруларны “Ютуб”ка куймагыз дигән сүз булып чыга бит инде. Беренче татар блогеры булып саналучы Ринат Галиәхмәтов та нәкъ шул фикердә:
– Бер 10 ел элек, социаль челтәрләрдә мондый мөмкинлек­ләр юк иде. Без аудиториягә кы­зык­лымы, түгелме икәнен белмичә генә төрле язмалар кертеп, кеше күңелен күрдек. Хәзер инде блогер булырга теләсәң, шушы таргетинг мөмкинлеге кирәк. Түләүле рекламасыз булмый. Чөнки көн­дәшлек бик зур. Ә аны бетерсәләр, безнең мөмкинлекләр чикләнәчәк. Яңа аудиторияне яулап алу авырга туры киләчәк. Дөресен генә әйт­кәндә, үземне кимсетелгән итеп хис итәм, – ди ул.

Мондый чаралар, барыннан да элек, нәкъ менә татар блогерларына бәрәчәк тә. Егет-кызлар “Ютуб” һәм “Инстаграм” аша акча эшли бит. Үзеңне таныту, товар сату буенча кыенлыклар барлыкка ки­ләчәк.
Шунысы кызык: “Google реклама интерфейсында”гы телләр бүлегендәге белешмә битендә 44 тел күрсәтелгән, аларга Google ярдәм күрсәтә ала. Анда, әйтик, 2,2 млн кеше сөйләшә торган словен теле бар, ә берничә тапкыр күбрәк кеше кулланган белорус һәм татар телләре төшеп калган.
Әлбәттә, әлеге чикләүне алдалау мөмкинлеге дә бар. Түләүле рекламаны урнаштырганда телләр бүлегендә “татарлар” дип түгел, ә “бөтен телләр” төймәсенә басарга мөмкин. Ләкин бу, үз чиратында, рекламаның аерым бер ауди­то­риягә генә юнәлтелмәвен аңлата. Шулай итеп, бәрәкәте кими.
“ВКонтакте” челтәрендә 200 меңнән артык язылучысы булган “Кызык-мызык” аккаунтын алып баручы һәм “Ютуб”та видеоязмалар урнаштыручы Илназ Габдуллин шулай ук тискәре фикердә.

– Бүген “Ютуб” видеохостингында татар каналлары, татарча проектлар артканнан-арта бара һәм әлеге проектларга зуррак аудиторияләргә һәм, әлбәттә инде, татар аудиторияләренә чыгу өчен әлеге дә баягы таргетинг кирәк. Чөнки барыбыз да әлеге хостингтан көн саен диярлек кереп берәр видеоязма булса да карап чыгабыз, ә татар проектларын караучылар аз. Башка социаль челтәрләрдә куйган рекламалар да меңәрләгән караулар китерми, шуңа күрә нәкъ менә “Ютуб” платформасы аша каналларны үстерү мөһим дип саныйм, – дип фикер йөртә Илназ. Ләкин блогерның бу хәлдән чыгу юлы да бар:  – Татар блогерлары, “Ютуб”та татарча блоглар алып баручылар, татарлар гына түгел, башка телләрдә дә (“кара исем­лек“кә кергән телләр) үз блогын алып баручылар “Ютуб”ның техник ярдәм күрсәтү ресурсларына күп итеп хатлар язса, бу мәсьәләгә игътибар артса, әлеге тискәре күренеш уңай хәл ителер дип саныйм.

Татарлар соңгы берничә елда гына “Ютуб”та күренә башлады. Җырчылар концертлардагы ви­део­язмаларын куеп, клипларын урнаштырып, аудиториясен ки­ңәйт­те. Гомумән, кайбер җырчы­лар аркасында татарны популярлаштыру да башланган иде. Тик шунысын искәртергә кирәк: татар телен аңлаган кеше рус телендәге видеоконтентны да күзәтеп бара. “Ютуб”­ны кулланучы белгечләр фикерен­чә, нәкъ менә шуңа күрә дә Google әлеге кагыйдәләрне кертә дә. Чөнки аларга татар телле видеоязмаларны рекламалаудан файда юк.

Шул ук вакытта бу хәлнең килеп чыгуында үзебезнең гаеп тә юк түгел. “Ютуб”та җырлардан башка тагын нинди язма карыйбыз да, үзебез нәрсә тәкъдим итәбез?

  • “ВТ” хәбәрчесе бу хакта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элем­тә министры Айрат Хәйруллинның да фикерен белеште.
    – Беренчедән, беркем дә татар телендә контент язуны тыймый. Икенчедән, моннан проблема ясарга кирәкми. Чөнки яхшы әйберне нинди телдә язылганга карап сайламыйлар бит. Сыйфатлы әйбер үз алучысын табачак ул. Әйтик сез, үзмәшгуль икән, үз продуктыгыз турында “Инстаграм”да татарча язсагыз, бернинди проблема юк. Ә халыкара компанияләрнең мондый адымы сәясәт белән дә бәйле булырга мөмкин. Озакламый “Айфон”га да татарча хәрефләр урнаштырачакбыз. Моңа берни дә комачау итми. Эшләргә генә кирәк.

Лиана Мәрдәнова


Фикер өстәү