Бик җайлы помидор маринадлау рецепты

Кирәк булачак: помидор, сарымсак, суган, укроп зонтиклары, кара карлыган яфрагы, көнбагыш мае.
Тозлык өчен (1 литр суга): 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 50 мл 9 процентлы аш серкәсе, 1 данә дәфнә яфрагы, 2 данә түгәрәк кара борыч.

Әзерлибез:
Банкаларны микродулкынлы мичтә 2 минут стерильләштерәбез. Банка төпләренә берәр укроп зонтигы, икешәр кара карлыган яфрагы, сарымсак, боҗралап туралган суган салабыз. Помидорларны, зурлыгына карап, 2 – 4 кисәккә турыйбыз. Һәр банкага 3 аш кашыгы сыек көнбагыш мае салабыз.
Тозлыкны болайрак ясыйбыз: кәстрүлгә су салып, кайнатырга куябыз, тоз, шикәр комы, дәфнә яфрагы, кара борыч өстибез. Кайнап чыкканнан соң, аш серкәсе салып, 3-4 минут тагын кайнатабыз, аннан помидорлы банкаларны тозлык белән тутырабыз. Зур кәстрүл төбенә сөлге салып, банкаларны шунда урнаштырабыз. Капкачларны әле ябарга ки­рәк­ми. Кәстрүлгә 6-8 см тулып җит­мәслек итеп, кайнар су салабыз. 12 – 15 минут сте­рильләштергәннән соң, банкаларның капкачларын ябып, астын өскә әйләндереп, җылы юрганга төреп куябыз.

 


Фикер өстәү