Бишек җырлары аша ана тәрбиясе

   Халкыбызда бишек җырлары, борын- борын заманнардан ук барлыкка килгән. Бишек жырларын борынгы заманнардан ук әби-бабаларыбыз, баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар. Бишек җырлары халык җырлары белән яшәп килә- җырларның беренче чаткылары 1000 еллар элек барлыкка килгән.

Балалар сөйләшә белмәсә дә , шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән. Ана теле сабый күңеленә җыр булып керә. Бишек тибрәткәндә  ана үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен җыр- моңга төреп җиткерә. Бүгенге көндә дә бишек җырлары киң кулланылышта. Балалар бакчалары, мәктәп программаларында бишек җырлары да урын алган.

       Бала чактан ук әни балаларын бишек җырлары белән юата, тынычландыра. Ана, бигрәк тә, кыз балалага кечкенәдән үрнәк булып тора, үзенен белгәнен кызына өйртергә тиеш. Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яш буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. Ул кызына ягымлы, җылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы. Ана ул мәлдә күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади итеп әйтергә омтыла. Бала күңеленә ана назы, аның изге күкрәк сөте, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була.

   Балалар бакчасында музыка шөгеле программасында бишек җырлары зур урын алып тора. Шөгелдә бишек җырларын ничек тыңларга,курчак тирбәтергә, җырларга икәнен өйрәнәбез. Кызларга бишек җырлары бигрәк тә якын. Шөгел вакытында гына түгел, курчаклар белән уйнаганда,  йоклатканда бишек җырларын көйләргә өйрәнәләр. Бишек җырлары киләчәктә яхшы ана булуга беренче адым булып тора, минемчә. Аеруча Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ләбиб Лерон иҗат иткән бишек җырлары халыкка киң таралган. Алар мәктәп. Балалар бакчасы программаларында  һәм хәр җырчының репертуарында, диярлек,  үз урынын алган.

 

 

(Музыка җитәкчесе Гиззатуллина Р.Р.)


Фикер өстәү