Августның 4 нигъмәте һәм аларның файдасы

Кара карлыган
С витаминының күплеге ягыннан кара карлыганга тиңнәр юк. Аның кабыгында файдалы ми­нерал һәм витаминнар күлә­ме эчлегенә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Карлыган составында калий (2000 мг/100 г), фосфор (1500 мг/100 г), магний (450 мг/100 г) булу белән дә файдалы. Карлы­ганның салкын тигәндә шифасы зур. Ул сидек кудыргыч чара буларак та кулланыла. Әле­ге җимеш холестерин күләмен киметә, иммунитетны ныгыта. Ревматизм, бронхит, шешенүдән интеккән, гемоглабины түбән бул­ган кеше­ләргә дә карлыган ашарга киңәш ителә. Ә менә ашказаны-эчәк авырулары вакытында әлеге җи­мешне чама белән генә кулланырга яки бө­тенләй ашаудан тыелып торырга кирәк.

Кызыл карлыган
Әлеге җимеш шикәр (4–13%) һәм органик кислоталарга (1,5–4%) бай. Ә менә С витамины кара карлыганга караганда азрак (25 мг/100 г). Кызыл карлыган фолий кислотасы, калий, фосфор, тимер һәм йодка бай булуы белән дә “мактана” ала. Органик кислоталарга бай кызыл карлыган күңел болганып, косып авыр­ганда хәлне яхшырта. Ул организмнан токсиннар белән артык тозларны да чыгара. Күңел болганудан азапланган йөкле хатыннарга да ярдәмгә килә ул. Әмма ашказаны-эчәк авырулары, гепатит диагнозы куелган ке­шеләргә кызыл карлыган ашарга ярамый.

Крыжовник
С, В1, В2, В9 витаминнарына бай крыжовникны йөрәк авырулы, кан басымы “уйнаган”, атеросклероз, аз канлылык яки артык авырлыгы булган кешеләргә ашарга киңәш ителә. Эч каткан һәм шешенгән чакта да ярдәмгә килә ул. Крыжовник иммунитетны ныгыта. Шуңа күрә ул балалар белән өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча файдалы. Язва, эч китү, шикәр чире вакытында әлеге җимешне ашау тыела.

Кара җиләк
Шикәр, органик кислота һәм клетчаткадан торган кара җиләк А витаминына (1500 мг/100 г) да бай. Моннан тыш аның составында кандагы шикәр күләмен киметүче неомиртиллин һәм кан оешуны киметүче оксикумарин дигән биологик актив матдәләр дә бар. Башка бакча җимешләре кебек үк кара җиләк тә һәркемгә килешеп бетми. Хроник эч кату вакытында әлеге җимеш хәлне катлауландырачак кына. Ә менә күз күремен яхшыртырга телә­гән­дә, сидек куыгы ялкынсынган, эч авыртканда, ревматизм вакытында аны курыкмыйча ашарга мөмкин.


Фикер өстәү