Быел 20 сабый тәрәзәдән егылып төшкән…

Чаллыда, фатирдагы бөтен ишек-тәрәзәләрне бикләп, тиз генә кибеткә чыгып керергә уйлаган әни кеше подъезд төбендә улының аңсыз гәүдәсенә тап була. Балкон тәрәзәсен ачып, әнисен озатып калырга теләгән бала, абынып китеп, 16 нчы каттан очып төшкән. Алты яшьлек малай хастаханәдә җан бирә… Зәйдә өч яшьлек сабый бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, харап булды. Өй эшләре белән әвәрә килеп йөргән әни кеше аны-моны абайламыйча калган…

Елның-елында балаларның тәрәзәдән егылып төшүе турында әнә шундый үзәк өзгеч хәбәрләр ишетелеп тора. Җәй көне аеруча еш күзәтелә алар. Хәтерләсәгез, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәтта мөрәҗәгать белән үк чыгарга мәҗбүр булды. “Мондый аяныч хәлләр имин булмаган гаиләләрдә генә күзәтелә, дип уйларга күнеккән без. Бу – бик зур хата. Балаларыгызны күз уңыннан ычкындырмагыз, тәрәзәгә чиклә­геч җайланма куегыз. Москит челтәрләренә генә ышанмагыз!” – дип киңәш бирде ул ата-аналарга.

Чаң сугарлык та! Быел җәй башыннан бирле республикада 20 сабый (!) тәрәзәдән егылып төш­кән. Ике баланың гомере өзелгән. Россия күләмендә исә ел башыннан бирле 100дән артык бала биеклектән очып төшкән. Узган ел исә тәрәзәдән егылып төшкән 905 баланың 123ен сак­лап кала алмаганнар. Ата-аналар да бу хәлләр­нең хафага салуын яшерми.
– Кызыбыз туганчы, үндүр­тен­че катта яшәвебезгә дә, тәрәзә­ләрнең ачык-ябык булуына да әллә ни исем китми иде. Хәзер баланы кулга күтәргән килеш, тә­рәзә-балконнан аска карарга да куркам. Кызыбыз әзрәк үсә төш­кәч, нишләрбез дип борчылам. Тәрәзәдәге чикләгеч җайлан­ма­ларга да ышанып бетмим. Көндә­лек эш качмас, баламнан бер адым да калмый артыннан йөрер­мен, ахры. Алай тынычрак, – ди Казанда яшәүче Динара Халитова.

Чикләгеч җайланма димәктән, якын арада аны балалары булган һәр йортка мәҗбүри куйдырта башларга мөмкиннәр. Берничә көн элек Россиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова, Россия Премьер-ми­нистры Дмитрий Меведевка ба­лаларның тәрәзәдән егылып төшүен алдан кисәтү чараларын гамәлгә кертүне сорап, хат юллаган. “Бүген Россиядә 6 яше тулмаган 11 миллион бала исәпләнә. Ниндидер мәҗбүри чаралар кер­телмәсә, ата-аналар баласы өчен җаваплылыкны арттырмаса, бу сабый гомерләренең һәр­кайсына куркыныч яный”, – диелгән рәсми хатта.

Омбудсмен ниләр тәкъдим итә соң? Анна Кузнецова фике­ренчә, таякның иң авыр башын йорт төзүче оешмаларга төше­рергә кирәк. Алар салган күп­кат­лы йортлардагы һәр фатир тә­рәзәсенә баланы егылып тө­шү­дән саклый торган чикләгеч җай­лан­малар куйдыртырга ки­рәк. “Тех­ник регламентка шундый үз­гәреш кертелсә, яңа йорттан фатир сатып алган һәр гаи­ләнең тә­рәзәсендә шундый җайлан­малар булачак”, – ди омбудсмен. Әлеге таләпне үтәмәгән төзүче­ләр өчен штраф күләмен дә 1 миллион сумга җиткерергә тәкъдим итә ул.

Иске йортларда яшәп яткан гаиләләргә ни эшләргә? Кузнецова мондый йортларда яшәүче аз керемле гаиләләргә чикләгеч җай­ланмаларны төбәк бюджетыннан бүленгән акча хисабына алып куярга тәкъдим итә. Ки­лә­чәктә коммуналь хезмәтләр кви­танция­сендә дә бу уңайдан махсус социаль реклама пәйда булырга мөмкин. “Балаларга ни дәрәҗәдә куркыныч янавын ата-аналар һәрчак истә тотсын иде”, – ди омбудсмен. Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков сүзлә­ренә караганда, биеклектән егылып төшкән бала исән калса да, үсештән туктый, гомерлеккә гарип кала. “Тәрәзәдән егылып төш­кән бала­ның баш миенә, умырткалыгына, эчке органнарына зыян килә. Ата-аналар уяулыкны югалт­масын иде”, – ди табиб.

 

Мондый фаҗигагә тарымыйк дисәгез, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди белгечләр:
1. Бала андый фаҗигагә ата-ана өйдә юк чакта ешрак очрый. Кечкенә балаларны игътибарсыз калдырмагыз.
2. Москит челтәренә ышанмагыз. Ул, киресенчә, фаҗигагә этәрә генә. Күп очракта балалар нәкъ менә шушы сетка белән бергә очып төшә.
3. Тәрәзә янында бернинди җиһаз тормасын, бала менәрлек булмасын.
4. Тәрәзәне өстән ачарга тырышыгыз.
5. Тәрәзәне берничә сантимер гына ачарлык итеп чикләгеч куегыз.
6. Тәрәзәгә рәшәткәләр куйсагыз да, җаныгыз тыныч булыр.
7. Балага куркынычсызлык дәресләре бирегез. Өлкәнрәкләр кеч­кенәләрне карый торган булсын.


Фикер өстәү