Балалар үзләренең ятим калганын белми әле…

Түбән Кама районының Кармалы авылында булган фаҗига республика халкын тетрәндерде. “КамАЗ” машинасында эшләгән 25 яшьлек Булат Гомәровның өстенә арбасындагы сенаж төшеп, гомере өзелә. Аның 2, 3 яшьлек һәм өч айлык өч баласы – ятим, хатыны – тол, әти-әнисе хәсрәт эчендә калды. Балалары, әти кая, дип сорап тинтерәтә, аның белән сөйләшәсе килеп, телефонга үрелә икән. Алар үзләренең ятим калганын белми әле.

– Ирем Булат белән 2013 елда таныштык. Күрше авылларда гына яшәдек. Ике ел очрашып йөргәннән соң, 2015 елда өйләнештек. Бер-беребезне яратып яшәдек. Башта шәһәргә чыгып киткән идек. Кеше фатирында түләп торганчы дип, кабат авылга иремнең әти-әнисе янына күчендек, – дип сөйли тол калган Гүзәл. – Моңарчы ирем әти белән бергә шәһәргә китеп төзелештә эшләде. “КамАЗ”га 3 июль көнне генә утырган иде. Берәр хәл булыр дип уема да кермәде… Ул көнне әти, нидер сизенгәндәй, Булат янына эшкә бара. Машинасы булса да, үзе күренми. Эзли башлыйлар. Иремне сенаж астыннан табалар. Ул чакта исән була әле. Ясалма сулыш ясаталар. Аннары тиз генә хастаханәгә алып киттеләр. Реанимация бүлегендә аңына килә алмыйча биш көн ятты. Аңына килер, терелеп өйгә кайтыр дип көттек… Шушы көннәрдә җидесен уздырдык инде. Кычкырып-кычкырып елыйсым килсә дә, сабыр итәм. Балаларым кечкенә, аларны аякка бастырасым бар. Үземне генә түгел, башкаларны да уйлыйм. Әти-әнигә дә бик авыр бит. Бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Беркая да җибәрмибез, балаларны үстерешәбез, диләр.
Булат белән Гүзәл күп итеп бала үстерергә хыяллана. Балалар кечкенә вакытта авылда торып, акча җыярга уйлыйлар. Тора-бара яңадан шәһәргә китү теләкләре дә була.

– Булат хакында сагынып сөйләргә генә калды хәзер. Бергә узган кадерле минутлар белән күңелемне җылытам. Бик яратып яшәдем. Ул минем сулар һавам иде. Бик тә сагынам үзен, – дип әрни Гүзәл.

Булатның әти-әнисе дә өзгәләнә.
– Улыма гел бәхет теләдем. Бәхет сораганмын, ә менә гомерләре булсын димәгәнмен, – ди әнисе Зөлфирә ханым. – Гүзәл балакаемны бик кызганам. Без аны бер күрүдә яраттык. Кешелекле, тыйнак, сабыр ул. Аның иптәшләре әле кияүгә дә чыкмаган, ә ул 3 баласын кочаклап тол калды. Бер-берсен бик яратты алар. Ник бер тапкыр ачуланышканнарын, үпкәләшкәннәрен ишетик. Улым да балалары өчен өзелеп тора иде. Эштән кайтса да, төнлә Гүзәлгә булышты. Әле дә ике баласын култыгына кыстырып мунчага алып кереп китүләре күз алдында тора. Гел бергә булдылар. Бар эшне икәү башкардылар. Гүзәл ире кайтмыйча ятмады да. Тәрәзәдән сагынып көтеп торыр иде… Ничек түзәргә бу хәсрәткә?!


Фикер өстәү