Чаллы кешесенә 150 мең сумга «параличтан вакцина» сатканнар

Карак өлкән яшьтәге Чаллы кешесенә 150 мең сумга «параличтан вакцина» саткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә полициягә 76 яшьлек хатын мөрәҗәгать итте. Бер көн элек аңа билгесез ир шалтыратуын һәм Казанның медицина лабораторияләренең берсендә мөдир булып эшләвен сөйләгән. Таныш түгел ир-ат ханымга кан анализлары бик начар булуын, аңа паралич янавын, әмма ул аңа ярдәм итә алачагын белдергән», – дип сөйләделәр полициядә.

Аферист вакцина өчен 150 мең сум акча сораган, аны пенсионер ханым җинаятьче счетына күчергән.

Икенче көнне иртән аферист хатын-кыз белән тагын элемтәгә кереп,аңа вакцинадан тыш 205 мең сумлык тагын бер препарат кирәк булачагын әйткән. Бу мизгелдә хатын аны алдауларын аңлаган.

Әлеге факт нигезендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 


Фикер өстәү