Чаллыда “Бердәм Россия” көне узды. Калада балалар бакчасы ачтылар

Чаллыда “Бердәм Россия” көне узды. Шәһәрдә яшәүче халык Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга үз гозер-тәкъдимнәрен җиткерде. Кала халкын һәм сабыйларны  Республика клиник хастаханәсеннән килгән табиблар кабул итте.

Биредә “Демография” илкүләм проекты кысасында “Акчарлак” балалар бакчасы ачылды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге тантананың шаһиты булды. Сабыйлар  Фәрит Мөхәммәтшинның кочагына сыенса, яшүсмерләр аның кулын кысты. Автокалада яшәүче дүрт егет-кыз паспортлы булды.

Дәүләт Советы рәисе “Безнең ишегалды” республика проекты буенча эшләнгән эшләр белән дә танышты. Парк тыкрыгы урамында яшәүче өлкәннәрнең Фәрит Мөхәммәтшинга әйтер сүзләре күп җыелган. Кемдер юлны киңәйтүне кирәк дип тапкан,кайберәүләргә – утыргычлар, ә менә Роза Мифтахова элеккеге фонтанны төзәтүләрен сорый.  Чаллы халкы дәүләт җитәкчеләреннән ниләр көтә, алар нәрсә вәгъдә итә – автокаладан тулырак язманы соңрак укый аласыз.


Фикер өстәү