Дәүләт Думасында иске машиналарны файдалануны тыярга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасында  автотранспортның экологик проблемаларга китерүе хакында узган түгәрәк өстәлдә әлеге мәсьәлә каралган. Аның нәтиҗәсендә парламентарийлар үз тәкъдимнәрен дә әзерләгән. Алар транспорт һәм сәнәгать министрлыгына җибәрелгән.

Сүз «озак еллар кулланылышта булган автомотранспорт чараларын куллануны закон белән тыю»га кагыла, дип яза «Коммерсантъ».

Бүгенге көндә закон дәрәҗәсендә мондый чикләүләр юк. Бердәнбер тыю балалар йөртү өчен автобусларга кагыла — анысы да үз көченә 2020 елда  гына керәчәк: ул автобуслар ун елдан да артык кулланышта булмаска тиешлеге хакында.

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, Россиядә 60,5 млн транспорт чарасының 21 млны 15 яшьтән өлкәнрәк, тагын 10 млн. ун елдан өлкәнрәк.

 


Фикер өстәү