Дәүләт Думасында «беренче сентябрь капиталын» кертергә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасында ата-аналарга уку елы башлануга укучыларны әзерләүне җиңеләйтү өчен » беренче сентябрь капиталын» кертергә тәкъдим иттеләр. Түбән палатаның мәгариф һәм фән комитеты башлыгы урынбасары Борис Чернышов шундый инициатива белән чыкты, дип хәбәр итә RT сайты.

Депутат вице-премьер Татьяна Голиковага тиешле мөрәҗәгать юллады. Парламентарий фикеренчә, һәр гаилә, бигрәк тә төбәкләрдә яшәүчеләр баланы мәктәпкә җыюны үз өстенә ала алмый.

«Узган ел кызлар һәм малайлар өчен товарлар җыелмасының уртача бәясе якынча 11,4 мең сум тәшкил итте», — диелә мөрәҗәгать текстында.

Чернышев «беренче сентябрь капиталы» программасын башлап җибәрергә тәкъдим итә, аның кысаларында ата-аналарга мәктәпкә чыгымнарны каплау өчен өстәмә акчалар бүлеп биреләчәк.

Финанс ярдәменең конкрет суммасы аныкланмый.

 


Фикер өстәү