Дөньякүләм WorldSkills Kazan чемпионаты вакытында кайда, ничек күңел ачып булачак? (ИСЕМЛЕК)

Дөньякүләм WorldSkills Kazan чемпионаты көннәре алдыннан һәм чемпионат вакытында Татарстан башкаласында илледән артык мәдәни һәм күңел ачу чарасы узачак. Бу хакта Казан мэриясенең эшлекле дүшәмбе утырышында хәбәр ителде.

 

Иң кызыклы чараларның берсе Казан Кремленең Спасс башнясындагы инсталляцион шоу. 21-23 август көннәрендә кичке тугызда башня диварында дөньякүләм һәм җирле классик сәнгать үрнәкләре күрсәтеләчәк.

23-25 августта «Казан» гаилә үзәге янында «Тәмле Казан» гастрономик фестивале көтелә.

Горки-Әмәт урманында WorldSkills Kazan 2019 ачылу һәм ябылу тантаналары һәм чемпионат мәйданнарыннан туры трансляцияләр күрсәтеләчәк.

Горький паркында исә көндез Skills Bazaar ачылачак, анда мини-остаханәләр эшләячәк, ә кич фудкорт оештырылачак. Парктагы сәхнәдә музыкаль төркемнәр һәм диджейлар концерты узачак.

Кабан күле буенда заманча татар төркемнәре һәм артистлар катнашында концертлар, театраль постановкалар күрсәтеләчәк.

Бауман урамында татар иҗат төркемнәре катнашында чаралар, бию остаханәләре һәм милли уен коралларында уйнау оештырылачак.

 


Фикер өстәү