“Дөньяны тагын да яхшыртырбыз”. Казанга дөнья чемпионатында катнашучылар килә

Сезнең кунакчыл булуыгыз ерактан ук сизелә. WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына килгән Иран делегациясенең Казанга килеп төшкәч тә әйтелгән беренче сүзләре бу. Аларны “Казан” халыкара аэропортында татар җырбиюләре белән каршы алдылар.

Башкалага ярышта катнашырга дип килгән беренче рәсми делегация бу. Шушы көннән башлап барлык илләрнең дә исән-имин генә Казанга килеп җитүен көтәләр. Иран делегатларын Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, бу илнең Казандагы консулы Малекоддин Шафагат, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артистлары, чемпионат волонтерлары һәм журналистлар каршы алды.

Ираннан килгән делегациядә – барлыгы 44 кеше. WorldSkills чемпионатының IT-технологияләр, дизайн, төзелеш, җиңел машиналарны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү юнәлешләренә караган ярышларында шуларның 11е катнашачак. Делегация вәкилләре арасында тәрҗемәчеләр, ярышта катнашучылар эшен бәяләүче белгечләр дә бар.

Иран җыелма командасының җитәкчесе Риза Баджуланд Татарстанга  кунакчыллыгы өчен рәхмәтен җиткерде.

– Казанның кунакчыллыгы әллә кайдан сизелә. Оештыручыларга рәхмәт. Теркәлүдән башлап хәзерге вакытка кадәр бернинди кыенлык күрмичә, Татарстанга килеп җиттек. Кабул итүче як безгә һәрьяклап ярдәм күрсәтте, – диде ул. – Бирегә үзебезне нәрсә көткәнен белеп килдек. Хәзерге вакытта Россия һәм Иран төрле тармакларда хезмәттәшлек итә һәм без моның белән горурланабыз.

Казанда узачак WorldSkills чемпионаты быел байтак күрсәткечләр буенча шаккатырырга җыена. Катнашучы илләр саны белән дә рекорд куйды инде ул.  Андрей Поминов әйтеп үткәнчә, чемпионатка төрле илләрдән барлыгы 63 команда киләчәк. Бу узган чемпионатлар белән чагыштырганда күбрәк.

– Ярышлардан бары тик яхшы тәэсирләр генә алырмын кебек. Мин дә, башка катнашучылар да шушындый чемпионатлар ярдәмендә дөньяны тагын да яхшыртырбыз дип ышанам, шуның өчен җыелабыз да, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Иран командасы вәкиле Махья Җаббари. – Минемчә, нәтиҗәнең нинди буласын алдан чамалап була. Безне Казанда ихлас каршы алдылар, бу җиргә аяк басуга, кунакчыллык күрсәттеләр. Димәк, алга таба тагын да яхшырак булачак.

Журналистлар катнашучыларга Казанның матур урыннарына да барып кайтырга киңәш итте. Әмма әлегә аларның уйларында бер генә нәрсә: ярышларда яхшы нәтиҗәгә ирешү. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, күнекмәләрне башлап җибәрергә ниятләп торалар.

Башта – эш, соңрак – уен, дигәндәй, Казан WorldSkills ярышлары көннәренә кунаклар өчен махсус мәдәни программа әзерли. Ул бу атнада “Печән базары” фестивале белән башланып китәчәк. Программа кысасында башкаланың алты театрында 31 спектакль, музейларда 16 күргәзмә, Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 8 концерт оештырылачак. “Казан” аэропортында “Хезмәт кешеләре” дигән махсус күргәзмә эшли башлады. Ул Татарстанда эшче һөнәрләр елына һәм һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына багышлана. Экспозициягә яшь рәссам Руслан Ибраһимовның 20 эше керде. Кыскасы, яшьләрнең осталык арттыруын күрергә һәм үз эшенең остасына әйләнгән кешеләрнең чыгышларын карарга мөмкинлек күп булачак. Барлык мәгълүмат белән чемпионатның рәсми мобиль кушымтасы аша да танышырга мөмкин.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү