Ел ахырына кадәр Россиядә 83 мәктәп төзеләчәк

Бу хакта мәгариф министры Ольга Васильева хәбәр итте.

«Бүгенге көндә 39 яңа мәктәп төзелде… Илнең һәр кешесе моның тартма-биналар төзү генә түгеллеген белергә тиеш. Бу — заманча, технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән мәктәпләр», — диде министр «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә.

Милли проект 2024 елга кадәр исәпләнгән. Гомуми бюджет 784,5 миллиард сум тәшкил итә.


Фикер өстәү