Эш урынында штатка беркетелгән хезмәткәрләргә алар үзләре теләгән вакытта читтән торып эшләргә дә рөхсәт итәргә кирәк. Бөтенроссия халык фронты вәкилләре илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына әнә шундый тәкъдим юллаган. Гамәлдәге закон буенча, хезмәткәрләр икесенең берсен генә сайлый ала: йә һәрвакыт эштә утыра, йә читтән торып эшли. Сорап китәр өчен, җитәкчелек белән сөйләшәсе. Документ белән расланмагач, мондый очраклар аркасында бәхәс тә килеп чыгарга мөмкин. Министрлыкка тәкъдим юллаучылар әнә шул мәсьәләне хәл итмәкче. Ә сезнең эшкә барасы килмәгән вакытыгыз буламы?
Гөлназ Вәлиуллина, икътисадчы:
– Физик мөмкинлегем чикле булса да, мин Казанга килеп эшкә урнаша алдым. Башта өйдә генә эшләдем. Фатир өчен түләргә кирәк, акчасын да кызганмадылар, ризалаштым. Үзем өчен уңайлы иде. Иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр гел эш белән утырдым. Компьютер аша исәпләүләр башкардым. Берничә елдан өйдә эшләүдән арып киттем. Күңелсез иде. Ничек кенә барып эшли торган эш табарга, дип йөргәндә, җитәкчем үзе, офиска килеп эшләмисеңме, дип сорады. Ә миңа шул гына кирәк тә. Ризалаштым. Хәзер көн дә эшкә йөрим. Дөрес, баскычлардан төшү җиңел түгел, һәркөнне такси чакыртырга кирәк. Әмма зарланмыйм. Кеше белән эшләү күңелле, рәхәт.
Зөһрә Имаметдинова, тәрбияче:
– Бала белән декрет ялында утыру да бик кыен булды. Хатын-кыз өйдә генә эшләсә, бөтенләй әбигә әйләнәчәк. Минем сайлаган һөнәрем өйдә эшли торган түгел. Бәлки, журналистлар, тәрҗемәчеләр, компьютер белгечләре өчен бу – бер дигән варианттыр. Әмма хатын-кыз өйдә калса, ул үз эшен генә эшләп утырмаячак. Ашы да пешәчәк, буш вакытта өен дә җыештырачак. Мөмкинлек булса да, өйдә эшләмәс идем.
Рәзинә Хафизова, тәрҗемәче:
– Беренче балам тугач, ярдәм итәр кешеләрем булмады. Бакчада ай саен авырды. Эш белән больничный арасында йөреп, интегеп беттем. Эш хакым эш сәгатенә түгел, башкарган эш күләменә карап түләнә иде. Бала үстергәндә, акча бигрәк тә күп кирәк. Икенчесен ниятлим икән, өйдә акча эшли торган эш булса гына, дидем. Фәрештәләрнең “амин!” дигән сәгатенә туры килгәндерме, читтән торып эшләү мөмкинлеге ачылды. Рәхәтләнеп бала күтәрдем, таптым, кабаланмыйча, бакчага чират көттем. Төп эштән киттем. Үкенмәссеңме, диделәр. Аллага шөкер, балам авырып китсә, ничек эшкә шалтыратып әйтим дип борчылмыйм. Теләгән җиремә барам, кирәк эшемне эшлим. Өйдә эшләү күбрәк җаваплылык таләп итә. Җитәкчеләрем (читтән торып эшли торган эштә) зарланмый. Хет ятып эшлә, безгә барыбер, иң мөһиме – сыйфат, диләр. Миллион эшләмим. Ләкин юлыма акча китми, тынычлыгым – мең алтын. Бу яңалыкны мин күбрәк бала табучы хатын-кызлар өчен кертер идем. Ана кешенең психикасы тыныч булганда гына, балалар нормаль үсә.
Идел Кыямов, “Татарстан” телерадиокомпаниясе алып баручысы:
– Эшкә барасы килмәгән чаклар, сирәк булса да, булгалый. Тик һөнәребез кызыклы бит безнең. Көн саен яңа кешеләр белән очрашасың. Коллектив яхшы булса, эшкә барасы килеп торадыр ул. Эшеңне эшләп бетереп, өйгә кайтуы да күңелле. Иҗади кеше буларак, төрле чараларда катнашырга чакыралар. Бик теләп ризалашам. Беренче һөнәрем буенча артист мин. Шуңа да бу юнәлешне ташлыйсы килми. Минем эшемдәге җитәкчеләрем дә моны аңлый. Бигрәк тә Тәүфыйк абый. Мөхтәрәм яшьтә булса да, ул яшь кешене төрле яклап үстерү яклы. Замана таләбе, бер урында гына утырырга ярамый. Иҗат эшендә бигрәк тә.
Нәбирә Гыйматдинова, Татарстанның халык язучысы:
– 1989 елда “Идел” журналында эшли башлагач, Мәскәүдән укып кайткан журналистлар, килеп, нишләп көн буе эштә утырасыз, сез бит – журналистлар, атнага ике тапкыр килеп китсәгез дә җитә, дип әйтәләр иде. Ирекле рәвештә эшләп, язмаларны гына китереп китүгә без ул вакытта ук кызыгып калган идек. Бүген шулай эшләүче оешмалар бар да инде. Бу – оешмага да, хезмәткәргә дә уңайлы. Әгәр билгеле бер һөнәр кешеләре, безнең очракта иҗади хезмәткәрләр, журналистлар, шулай ук кайбер очракларда хисапчылар, икътисадчылар читтән торып эшләсә, шәһәр азмы-күпме бөкедән котылыр, оешма ут-су һәм башка коммуналь хезмәтләрдә экономияләр, хезмәткәр бик күп борчулардан арыныр иде. Ирекле кеше генә әйбәт әсәр иҗат итә ала.