Этең зыян салса — төрмәгә утыруың да бар

Россиядә агрессив эт хуҗаларын җәзага тартырга тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгатьне «Коллектив яклау» иҗтимагый оешмасы башлыгы Марат Аманлиев юллады.

Ул аңлатканча, илдә әлегә кадәр этне кешегә һөҗүм иткән һәм борынчыктан башка йөрткән өчен җәза каралмаган.

Әгәр эт кешегә зыян салган икән, хуҗага ярты елга ирекне чикләргә һәм 200 мең сумга штрафка тартырга кирәк, ди Аманлиев. Зыян күрүче уртача авырлыктагы зыян алса, эт хуҗасына штраф 400 меңгә кадәр арта, ә иреге бер елга кадәр чикләнә яки 250 сәгать мәҗбүри эш белән алмаштырыла.

Әгәр дә эт кеше сәламәтлегенә авыр зыян салса, өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган: әгәр хайван һөҗүм иткән вакытта җан биргән очракта, эт хуҗасына биш ел төрмә яный ала, ә корбаннар икедәндә артса — җиде елга кадәр булачак, дип хәбәр итә RT.


Фикер өстәү