Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар хөрмәтенә флешмоб башлап җибәрде

Яңа уку елы алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларга яраткан укытучыларын искә алырга һәм алар турында социаль челтәрләдә  сөйләргә тәкъдим итте.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең укытучысы Петр Бурашников турында мәкаләне исә Instagram да @farid.muhametshin битендә урнаштырды:

Бу фотографиядә — минем укытучым Петр Иванович Бурашников. Аның турында һәрчак җылы һәм рәхмәт сүзләре белән искә алам. Петр Иванович Әлмәт шәһәренең 7нче мәктәбендә минем беренче сыйныф җитәкчем иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан, зирәк, ярдәмчел — ул безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Аның абруе бәхәссез иде. Ул укытты гына түгел, ә безгә бик күп көч салды, бездә кешелеклелек сыйфатларын формалаштырды, без аларны гомер буе саклыйбыз. Укытучыбыз турында начар сүзләр әйтә яки аны кимсетә алуыбызны күз алдына да китереп булмый. Шәхес формалашуның башында нәкъ менә укытучы тора.

Фәрит Мөхәммәтшин гомерен укытучы һөнәренә багышлаган кешеләрне һәрвакыт истә тотарга, хөрмәт итәргә чакырды.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар флешмобны хуплады: #Мойлюбимыйучитель һәм #МойУчительРТ буенча татарстанлыларның укытучылары турында сөйләгән йөзләгән мәкаләсен табарга була.

 


Фикер өстәү