Фәрит Мөхәммәтшин “КамАЗ-54901” авыр йөк машинасын шәхсән үзе сынап карады

Россия җитәкчеләренең яңадан-яңа техниканы иярләвенә инде күнегеп  барабыз. Хәер, безнекеләр дә кимен куймый. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районына эш сәфәре вакытында “КамАЗ” заводының фәнни-техник үзәгендә сынау узучы яңа “КамАЗ-54901” авыр йөк машинасын шәхсән үзе сынап карады.

– Үзе зур, үзе уңай. Бер бүлмәле фатир кадәр, – диде ул, машина кабинасында  басып торган килеш, соклануын яшерә алмыйча. Йөртүченең  ял итү урыны да уңай һәм иркен. Машинаны йөртеп карагач, гаҗәпләнүе тагын да арта төште бугай.

“КамАЗ” предприятиесе җитәкчеләре, фәнни-техник үзәк белгечләре әйтүенчә, бүген сынау узучы яңа машина  чит илләрнекеннән калышмый. Хәтта кайбер өстенлекләре дә бар икән әле.

Предприятиенең сынау мәйданында булганда, анда эшләүче яшьләрнең күплегенә, яңалык турында сөйләгәндә, күзләрендә очкын уйнап торуга игътибар иттем. Алар Татарстан Дәүләт Советы рәисе белән дә уртак телне тиз тапты. Каршыларында күптәнге танышлары басып торамыни: шунда ук тормыш-көнкүреш шартлары, спорт, хәтта балалар бакчаларына түләү проблемалары турында ачылып сөйләшә башладылар. Яшь белгечләр әйтүенчә, предприятиедә эш шартлары, хезмәт хаклары яхшы булса да, спорт төрләре белән шөгыльләнер өчен корылмалар җитеп бетми. Башка  проблемалар да бар.

– “КамАЗ” футбол командасының югары лигада уйнаган чакларын сагынып искә алабыз. Бүген ул беренче лигадан югары күтәрелә алмый. Безнең үз футбол командабыз белән горурланасыбыз килә, – ди яшьләр.

Билгеле, КамАЗ кебек дөньякүләм танылган предприятиенең спорт төрләре буенча да төшеп каласы килми. Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин бу эшнең җаен яхшы белә. Шуңа да бу эшкә күбрәк туган төбәген яраткан җирле иганәчеләрне җәлеп итәргә киңәш итә.

Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең ишегалларын төзекләндерү буенча да планнары зурдан. Бу эшкә бүген шәһәр кешеләре генә түгел, төрле бистә һәм торак пунктларында яшәүчеләр, хәтта авыл халкы да бик теләп кушыла.  Чаллы ишегалларында да балалар өчен спорт мәйданчыклары, яшеллек һәм машина кую урыннары җитешми. 2024 елга кадәр Чаллыда  500 ишегалдында ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдыру кирәк, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү