«Федор» роботы нәрсә өчен гафу үтенгән?

«Федор» роботы Халыкара космик станция (ХКС) белән тоташуга соңга калу сәбәпле, космик «бөкеләр» турында шаяртып язган. Бу хакта аның Twitter сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Тоткарлануым өчен гафу үтенәм. Бөкедә утырдым», — дип шаяртып язган «Федор» роботы. Ул шулай ук эшне дәвам итәргә әзер булуын да билгеләп үткән.

«Союз МС-14» белән «Федор» космик корабле ХКС Россия сегментындагы «Звезда» модуленең тоташу өлешендә икенче тапкырдан гына тоташа алган. Халыкара космик станциядә робот 6 сентябрьгә кадәр булачак, ә икенче атнага ул инде җиргә төшәчәк.


Фикер өстәү