Авыл халкының активлыгын арттыруга багышланган зона киңәшмәләренең һәркайсында башкаларга үрнәк итеп куярлык фермер хуҗалыкларының эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар.
Сүз дә юк, бернинди кыенлыкларга карамый, елдан-ел нәтиҗәлерәк эшләүче фидакарьләр бездә байтак. Тукай районында узган йомгаклау киңәшмәсендә чыгыш ясаган АККОР, ягъни Россия Крестьян-фермер хуҗалыклары берлегенең шәрәфле президенты, утыз ел шушы оешманы җитәкләгән Владимир Башмачников: “Татарстан фермерларының эшчәнлеге Россия төбәкләренә үрнәк итеп куярлык”, – дип, тикмәгә генә әйтмәгәндер. Татарстан авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең яртысыннан артыгы – шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар хезмәте нәтиҗәсе.
Тукай районының Бакчасарай авылындагы “М.Миңнехуҗина” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Мария Миңнехуҗина әйтүенчә, җитештерелгән продукциягә гадел бәя булмаганда, заманча техника һәм технологияләр булдыру, эш шартларын яхшырту, хезмәт хакларын күтәрү бик кыен. Мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру, игенчелектә елның-елы югары уңыш алу өчен, бик күп тырышлык куярга туры килә. “247 мөгезле эре терлек, 1500 сарык, 53 атыбыз бар. Терлек азыгын әзерләргә барлык төр техникабыз да җитәрлек. Хәзер бераз җиңел суларга да була”, – ди фермер.
Билгеле, Венгриядән нәселле таналар, сөт үткәргеч һәм суыткычлар, күп төрле заманча җайланмалар кайтарту дәүләт ярдәменнән башка авырга туры килер иде. Нәрсә дисәң дә, бу эшләр 30 миллион сумга төшкән. Өстәвенә, 200 баш савым сыерына исәпләнгән заманча ферма төзи башлаганнар.
Дәүләт ярдәменә килгәндә, Татарстанда фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ел саен 2 миллиард сумнан артык ярдәм күрсәтелә. Бер караганда күп кебек. Әмма республика авылларында булган 450 меңгә якын шәхси һәм 5 мең фермер хуҗалыгына бүлгәч, әллә ни түгел.
АККОР җитәкчесе ассызыклаганча, Россия буенча хәл тагын да катлаулырак.
– Эш шунда: авыл хуҗалыгы үсеше өчен тәгаенләнгән субсидияләрнең 90 проценттан артыгы бездә әле бүген дә эре агрохолдингларга бирелә, – ди ул. – Нәтиҗәсе генә канәгатьләндерми. Менә инде егерме елдан артык ил күләмендә мөгезле эре терлек-нең баш саны кими. Игенчелектә дә мактанырлык түгел. Үсеш башлыча фермер хуҗалыкларына гына кагыла.
Шул ук вакытта берне – бишкә, кылны кырыкка ярып эшләүче фермерларга, дәүләт ярдәмен алыр өчен, дистәләрчә каршылыклар аша үтәргә, әллә никадәрле рәсми белешмә һәм күп төрле башка документлар җыярга туры килә.
Яше сиксәннән узган аксакалның, чыгыш ясаганда, дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Утыз ел дәвамында ил җитәкчелегенең игътибарын күбрәк шәхси һәм фермер хуҗалыкларына юнәлдерү кирәклеген исбатларга тырышучы кеше буларак, ул бүген дә төрле форумнарда үз фикерен өстәгеләргә җиткерергә омтыла. Борчылырлык та бит. Беренчедән, Россиядә 600 мең гектардан артык сөрү җирен шәхси милке иткән гаиләләрнең саны егермедән артып китә. Икенчедән, Владимир Башмачников әйтүенчә, 1990 нчы елларда тулай керемнең 15,5 проценты авыл хуҗалыгына бирелгән булса, бүген әлеге күрсәткеч ун тапкыр кимегән!
Чагыштыру өчен: күршеләребез Белоруссиядә тулай керемнең 30 проценты авыл хуҗалыгы үсешенә юнәлдерелә. Авыл хуҗалыгы алга киткән чит илләрне әйтеп торасы да юк. Аларда дәүләт ярдәме бездәгегә караганда дистәләрчә тапкыр күбрәк. Әйтик, Финляндиядә бер гектар җир эшкәртүгә 56 мең сум дәүләт ярдәме бирелә. Бездә исә бу күрсәткеч алтмыш тапкыр азрак. Мондый аз ярдәм белән авыл хуҗалыгында үзара көндәшлек турында сүз алып бару кыенрак шул.
Шәхси һәм фермер хуҗалыкларының мәнфәгате турында кайгыртучы аксакалның чыгышында яңгыраган тагын бер фикер белән килешми мөмкин түгел. Бүген авыл халкының активлыгын арттыруга юнәлдерелгән дәүләт программалары берничә дистәдән артып китә. Аларны, куллану өчен, җентекләп өйрәнү кирәк. Сер түгел, күп фермерның моңа вакыты җитешми. Матбугатта күбрәк аңлату кирәк, ди Владимир Башмачников.
- БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ!
“Яңарак эш башлаучы” программасы нигезендә авылда үз крестьян-фермер хуҗалыгын булдыручылар 3 миллион сум грант алу мөмкинлегенә ия;
“Терлекчелектә гаилә фермасы” – 30 миллион сумга кадәр;
“Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы” – 70 миллион сумга кадәр;
“Шәхси ярдәмче хуҗалык” – ферма төзүгә 400 мең сумга кадәр;
нәселле терлек алуга 40 мең сумга кадәр; кош-корт сатып алганда, дәүләт чыгымның яртысын кире кайтара;
“Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшен башлаучы” программасы буенча 5 миллион сумга кадәр грант бирү карала.