Гаиләдә мәктәп укучысы бар икән 10 000 сум әзерләгез

Агымдагы елның июль аенда Россиядә, узган елның шул ук күрсәткечләре белән чагыштырганда, форма, аяк киеме һәм канцелярия товарлары кергән «мәктәп җыелмасының» бәясе 2% ка арткан. Бу хакта «ОФД платформасы» фискаль мәгълүматлар операторы статистикасына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

— 2019 елның июлендә мәктәп җыелмасына уртача чек 10,7 мең сум тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка күбрәк, — диелә текстта.

Иң кыйммәтле уртача чек башкалада күзәтелә — бу төбәкләрдәге уртача күрсәткечтән 40% ка кыйммәтрәк. Товарлар арасында бигрәк тә блузка һәм күлмәкләр — 30% ка, 1,1 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Шул ук вакытта мәктәп формасының уртача бәясе 1,8 мең сум тәшкил итә, балалар чалбары 800 сумнан артып киткән, ә канцтоварлар пеналы һәм җыелмасы уртача 550 һәм 645 сум тора.

Шунысы кызык, балалар аяк киемнәре һәм рюкзаклар өчен уртача бәяләр кимегән. Моннан тыш, тикшеренү авторлары онлайн-сервис аша сатып алулар саны артуны да билгеләп үтә.


Фикер өстәү