Гаилә бюджетындагы акчаны ничек сакларга?

Финанс белгече Наталья Смирнова түбәндәге киңәшләргә колак салырга өнди:
1. Гаиләгезнең айлык керем-чыгымнарын теркәп барыгыз.
Хәтта “череп” баеган гаиләләрдә дә гадәти күренеш бу.
2. Ай саен хезмәт хакының 10 процентын җыеп барыгыз.
3. Кулыгызга акча килеп керү белән кибеткә чапмагыз.
4. Кибеткә атнага бер тапкыр, алдан төзелгән исемлек белән чыгыгыз.
5. Ничек кенә мәзәк яңгыраса да, кибеткә ач килеш кермәвең хәерле.
6. Ташламалы бәяләргә, акцияләргә игътибар итегез.
7. Һәрвакыт кулда булган акча белән генә түләгез. Болай эшләгәндә, сез акча янчыгында күпме акча калуын төгәл беләсез, артыгын тотмыйсыз. Банк картасындагы акчаны исә күреп тә, тоеп та булмый.
8. Дисконт карталарыннан файдаланыгыз.
9. Кирәк-яракны күмәртәләп алуың хәерле.
10. Кирәкле әйберне сезон булмаган вакытта алырга тырышыгыз.
Әйтик, вентилятор – кышын, җылыткыч җәен арзанрак тора. Көнкүреш җиһазлары белән техниканы бәйрәмнәр алдыннан алуың хәерле.
11. Үзегез белән санаулы гына суммада акча йөртегез.
12. Дару препаратларының арзанлы аналогларына өстенлек бирегез.
13. Интернет һәм кәрәзле телефон өчен түләүне контрольдә тотыгыз.
14. Бурычка акча, кредит алырга тырышмагыз.
15. Вак акчаны җыеп барыгыз.
16. Бензинга күп акча тотсагыз, машинагызны газга көйләгез.
Газ бензинга караганда ике тапкыр арзанрак.


Фикер өстәү