“Гел Казанда узсын иде” WorldSkills Kazan 2019 ярышларында тамашачы нәрсә карый?

Медальгә күп калмады. WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ярышлары ахырына якынлаша. 26 августта Future Skills (Киләчәк һөнәрләре) катнашучыларын бүләкләячәкләр. WorldSkills Juniours катнашучылары да эшләрен бер көнгә иртәрәк төгәлли. Дөнья чемпионатының иң-иңнәре 27 августта ачыкланачак. Әлегә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгеннән кеше өзелми. Ярышларның соңгы көннәрендә тамашачы өчен ишекләр тагын да киңәеп ачылды: сайтта теркәлү дә, билет та кирәкми.

Гомергә бер туры килгән ярышларны күрми калмыйк дидек. Чемпионат көннәрендә тамашачы буларак килгән кешеләрдән шушы сүзләрне еш ишетергә туры килә. “Казан Экспо”га килү белән мәшәкать юк. Халык өчен бушлай автобуслар өч төрле тукталыштан йөреп тора. Гаилә белән килүчеләр күп. “Казан Экспо”га мәктәп, уку йортларында белем алучыларны да “Кунак” программасы кысасында алып киләләр. Алар өчен волонтерлар экскурсияләр оештыра.

Халык нинди юнәлешләр белән кызыксына соң? Эшче һөнәрләр бәйгесе булгач, гади һөнәрләргә игътибар күбрәк. Робот, 3D модельләштерү, компьютер аша эшләү дигәннәрне әле барыбер дә авыррак кабул итәбез. Ярыш көннәрендә тамашачыларның күпчелеге “А” һәм “Б” кластерларында, ягъни “Хезмәт күрсәтү” ярышы мәйданчыкларында күрергә мөмкин. Биредә пешекчеләр, кондитерлар, чәчтарашлар, кунакханәдә, ресторанда хезмәт күрсәтүчеләр көч сынаша.

“Ресторан сервисы” компетенциясен аеруча игътибар белән күзәтәләр. Биредә үзебезнең Татарстан егете – Тимур Каюмов катнаша. Муллиевлар гаиләсе дә аның өчен җан атарга килгән.

– Тимур кызыбыз белән таныш. Ул да биредә кунакларга хезмәт күрсәтә әле, – ди гаилә башлыгы Ленар. – “Казан Экспо”га үз машинабыз белән килдек, артык кыенлыклар тумады. Оештыруга килгәндә, барысы да югары дәрәҗәдә, бик ошый. Аңлаталар, йөртәләр, сорауларга җавап бирәләр.

Кунак булып килгән Ярослав Линской ярыш мәйданчыклары белән генә танышып калмыйча, үзе дә халык өчен оештырылган интерактивларда катнаша. Егет кешегә хас булганча, аңа робот, машиналарга, төзелеш эшенә бәйле компетенцияләр ошый икән. “Якын киләчәктә роботлар кешене алмаштырырмы?” – дип сорыйбыз аннан.

– Кешеләр үз куллары белән нидер ясый, кора ала, безнең фантазиябез бар. Ә роботларга алдан ук ниндидер программа, командалар кертелгән. Алар кеше кадәр барыбер булдыра алмаячак, – ди Ярослав.

Казан федераль университеты студентлары да эшче һөнәрләр ярышын күзәтеп кайткан.

– “Казан Экспо”да ике сәгать чамасы булдык. Башта барысын да аңлап та булмады, тәэсирләр шундый күп! Бу чарадан читтә калырга һич кенә дә ярамый. Мине “Казан Экспо”ның мәйданы шаккаттырды. Ул үзенә күрә берләштерү урынына әйләнгән: монда республикабыз халкы да, башка милләт кешеләре дә бер дәрәҗәдә. “Флористика”, “Зәркән эшләнмәләр ясау”, “Җиһаз ясау”, “График дизайн” компетенцияләрен карадык. Катнашучыларга хөрмәтем артты. Алар үз эшенә шундый бирелгән, үз дөньясына чумган, – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән 3 курс студенты Камилә Захарова.

Әсхия ханым Костикова, ярышлардан бигрәк, “Казан Экспо”да халык өчен тудырылган уңайлыклардан гаҗәпләнеп кайткан. “Барысы да менә дигән итеп оештырылган. Автобуслар белән дә кыенлыклар, тыгылыш, ыгы-зыгы юк. Халык өчен ял урыны, балалар өчен мәйданчыклар эшли. Бар җирдә чисталык. Мондагы кичерешләрне сүз белән аңлатып та булмый. Өйгә кайткач та, шул WorldSkills турында гына сөйләшәбез!”, – дип уртаклашты ул.

Бер урында әллә ничә төрле милләт, әллә ничә төрле команда җыелган. Чит ил кунаклары аралашуга ачык, барысы белән дә исәнләшеп йөриләр. Безгә дә инглиз телен шомартырга менә дигән мөмкинлек бу. Компетенцияләр белән танышып чыктык. Машиналарны ничек буйыйлар, ничек итеп тортларны бизиләр, яңа сайтларны ничк ясыйлар – шулар турында мәгълүмат алдык. WorldSkills гел Казанда гына үткәрелсен иде, – ди АзалияГайфуллина. 12 яшьлек кыз әле киләчәктә кем буласын белми. Нәкъ тә шушы чемпионат аңа һөнәр сайлауда булышыр, шәт.

Җан атканда да тыйнаклык кирәк. WorldSkillsKazan2019 чемпионаты катнашучы командаларның тим-лидерлары тамашачылардан шуны сорый. Барысы да килә, фотосурәткә төшерә, мәйданчык эченә керергә тели, ә кисәтү ясасаң, үпкәлиләр икән. Катнашучылар исә эш урыннын бер минутка да калдырып китә алмый. Бары тик төшке ашка бүленеп алырга гына рөхсәт ителә. Иртәнге сигездән башлап, кем нинди юнәлештә катнашуына карап, ярышлар кичке җидегә кадәр бара.

− Безнең ил егет-кызлары өчен җан атучылар артык күп. Аз гына тыйнаграк булыгыз, дибез. Әлбәттә, җан атарга килүчеләргә без бик рәхмәтле!  Катнашучыларыбызны ыгы-зыгыга, тавышка игътибар итмәскә алдан өйрәттек инде, әмма чамадан тыш игътибар аларга комачау итәргә мөмкин, –ди Россия җыелма командасы тим-лидеры Мадлен Батурина.

WorldSkills дөнья чемпионатында 63 илдән 1300 дән артык кеше катнаша. 56 компетенция буенча ярышлар каралган. Россия данын биредә 63 егет-кыз яклый. Шуларның 14е – Татарстаннан.

Чулпан Гарифуллина

Фото: worldskills2019.com

 


Фикер өстәү