Грузиядә Россия туристларын югалтудан килгән зыян күләмен атадылар

Грузиянең премьер-министры Мамук Бахтадзе белдергәнчә, зыян 60 млн долларга якын.

«Туту.ру» сайтындагы статистикага карасаң, Грузиягә авиаочышлар кыйммәтләнү сәбәпле, ул иң популярлар рәтендә беренче өчлектән төшеп калган.  «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, тыю кертелгәннән соң, билет бәясе 31-55% ка арткан.

Тыюлар 20 июньдә Тбилисида башланган массакүләм протест акцияләренә бәйле.


Фикер өстәү