Халыкларны каршы куйган бәйрәм булмасмы? Дәүләт Советында тарих турында сөйләштеләр

Кичә Татарстан Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетларының берләштерелгән утырышы булды. Депутатларыбыз анда “Россиянең хәрби дан һәм истәлекле көннәре турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертеп, “11 ноябрьне – Угра елгасы буенда Бөек каршы тору көнен (1480) – Россиядә истәлекле көн итеп билгеләү турындагы» федераль закон проектын уртага салып тикшерде.

Биредә 539 ел элек булган вакыйга турында сүз бара. Ул вакытта Алтын Урда ханы Әхмәт белән Мәскәү кенәзе Иван III Угра елгасы яры буенда бер-берсенә һөҗүм итәргә җыена. Елгада бозның тиз генә катмавы сәбәп буламы: бәрелешер көн җиткәндә, Иван III, гаскәрен кире борып, кайтып китү ягын карый. Әхмәт тә боларны куа чыкмый: әллә гаскәре арыган була, әллә мәгънәсен күрми. Озын сүзнең кыскасы, бәрелеш-кырылыш булмый кала. Хәзер шушы вакыйганы Угра елгасы буенда утырган Калуга өлкәсе хакимиятләре, үз файдасына борып, Россиянең хәрби дан көне итеп игълан иттермәкче. Хәер, өлкә күләмендә бу көн берничә ел бәйрәм итеп билгеләп үтелә дә инде. Тик, ни кызганыч, әлеге мәсьәләне хәл иткән гыйльми конференциягә калугалылар, Татарстан галимнәрен чакырып, фикерләрен белешеп тормады.

Утырыш башында тарихчы галимнәр – Теймур Галимов, Искәндәр Измайлов, Искәндәр Гыйләҗев депутатларыбызга менә шушы хакта җиткерде.

Депутатларыбыз, бу мәсьәләне берничә мәртәбә карап, тискәре бәяләрен белдергәннәр иде инде. Бу юлы да бердәм каршы чыктылар. Аерым алганда, коммунистлар фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов: “Күп милләтле илдә тарихка болай саксыз орынырга ярамый. Дәүләт Думасына эш беткәнмени?! Менә унбиш ел инде сугыш еллары балалары турындагы законны кабул иттерә алмыйбыз”, – дип белдерде. Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: “Күп милләтле илдә халыкларны каршы куя торган вакыйгаларны дәүләткүләм бәйрәм итеп кабул итәргә ярамый”, – дип чыгыш ясаса, Александр Славутский бу гамәлне, гомумән, чираттагы ахмаклык, урысларны һәм татарларны каршы куя торган көн булачак, дип бәяләде.

– Без бу закон проектын ике ел элек үк алып тикшергән һәм тискәре фикеребезне Дәүләт Думасына юллаган идек инде. Шул вакыттан бирле ике ел үтсә дә, калугалылар үз ниятләреннән баш тартмаган. Бу законны мин экстремизм элементлары булган закон проекты дип әйтер идем. Әлеге закон кабул ителсә, халыкта үпкә-рәнҗү уянмасмы, дип ник уйламыйлар икән?! Экстремистлык ярлыгы иң беренче чиратта китапларга түгел, менә шундый закон проектларына тагылырга тиеш. Бер илдә яшәгән халыкларны бер-берсенә каршы куя торган законнарны кабул итәргә ярамый, – дип, Разил Вәлиев утырышта катнашкан комитет вәкилләрен бу проектка каршы тавыш бирергә чакырды. Аннан соң Альберт Хәбибуллин комитетына караучы депутатлар да, кул күтәреп, бердәм каршы булуларын белдерде.

Ахырда Альберт Хәбибуллин, берничә көн эчендә калган депутатларның да фикерләрен ачыклап, Татарстан Дәүләт Советының катгый фикере Россия Дәүләт Думасына җиткереләчәген әйтте. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова исә бу мәсьәлә уңаеннан Казанда бөтенроссия гыйльми-гамәли конференциясе җыярга тәкъдим итте. “Ятып калганчы, атып кал”, – ди мондый очракта халкыбыз.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү