Хастаханәгә талонны авылда бирәләр

Табиб янына ике мәртәбә йөрисе түгел. Тиздән авылда яшәүчеләр кирәкле белгечкә үзләрендәге ФАПларга барып та языла алачак. Әлегә кадәр моның өчен хастаханәгә талонга бер барасың, аннан көне килеп җиткәч, тагын юлга чыгасы иде. Белешмә алу да җиңеләя. Барып анализ тапшыргач, документны электрон рәвештә юллыйлар.

Бу хакта кичә Казандагы IT-Паркта узган киңәшмәдә фикер алыштылар. Анда Татарстанда “Санлы  икътисады” илкүләм проектын тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Республика халкын интернет аша акча түләү, табибка язылу, белешмә алу белән гаҗәпләндереп булмый инде. Әйтик, быелның алты аенда балалар бакчасына түләнгән акчадан компенсация алу өчен интернет аша 37,1 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Икенче урында балага пособие билгеләү тора. Бу максаттан 29,3 мең кеше дәүләт хезмәтеннән файдаланган. Пенсионерларга юл акчасы билгеләү хезмәте өченче урынны алып тора. Өйдән чыкмый гына, әлеге хезмәтне алучылар саны 11,4 меңне тәшкил итә.

Пенсионерлар дигәннән, әлеге илкүләм проект кысаларында өлкәннәр өчен аерым программа да бар. Аларны компьютер серләренә өйрәтү дә дәүләт ярдәмендә башкарыла. Тагын бер бик актив кулланыла торган хезмәт – “Халык контроле” порталы. Билгеле булганча, ул 2012 елдан бирле эшләп килә. Быел әлеге портал аша 53 мең мөрәҗәгать килгән. Шуның 37 проценты хәл ителгән, калганнары “эштә”.

– Әкренләп без электрон хезмәтләргә ияләнеп киләбез. Шәһәрдә яшәүчеләрне аңларга була. Ә менә авыл кешесе нишләсен? Безнең төп максат – санлы икътисад авылларга да барып  җитәргә тиеш. Без бу эшебез белән халыкны тегендә-монда бәргәләнеп йөрүдән, кәгазь эшеннән коткарачакбыз, – ди Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.  – Һәр өлкәдә дә: медицинамы, сәнәгатьме, бизнес проектларымы – санлы технологияләргә игътибар бирергә кирәк. Ышанып әйтәм, 10–15 елдан соң “КамАЗ”лар йөртүчесез хәрәкәт итәчәк, моңа оешма да әзер булырга тиеш. Такси хезмәтен генә алыйк. Элек 150шәр диспетчер тотучылар хәзер кушымта аша гына эшли. Алга таба без әнә шул рәвештә генә эшләячәкбез. Әлмәттә эшләгәндә хастаханәдә табибның бер авыруны кабул итәргә ничә минут вакыты киткәнне тикшереп караган идек. 3 минут карады, 9 минут кәгазь тутырды. Хәзер башкача эшләргә кирәк. Бер җирдән икенче урынга күчкән очракта да, кешенең сәламәтлеге хакындагы мәгълүмат компьютерда булырга тиеш.

Илкүләм проектларның үтәлешен “Бердәм Россия” партиясенең эшче төркеме дә контрольдә тота.

– “Санлы икътисад” илкүләм проектына 97 мәктәп кушыла. Авыл җирендә яшәүчеләрнең дә табибка барганда, башка түләүләрне башкарганда эшләре җайлана. Бүгенге сөйләшүләрдән бу проект аша халык фикерен белү хакында ишеттем. Монысы да бик кирәк, – ди “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова. – 12 илкүләм проектның барысы да күпмедер дәрәҗәдә санлы икътисад белән бәйле.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү