Хезмәт дәресләрендә нәрсәгә өйрәтәләр? (Сораштыру)

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казан мәгълүмат техноло­гияләре һәм элемтә техникумы буенча экскурсия вакытында мәктәп елларын хәтерендә яңарткан. “Хезмәт дәресләрендә без, малайлар, бик иске, гади станокларда эшләдек, ә кызлар тегәргә һәм ризык әзерләргә өйрәнде”, – дип сөйләгән ул, ул укыган заманда мәктәптә компьютер түгел, хәтта калькулятор да булмавын искә төшереп.

Бүген технология дип аталган хезмәт дәресләре ничек уза, анда нәрсәләргә өйрәтәләр? Сез балаларның ни белән шөгыльләнүен теләр идегез?

Данил СӘФӘРОВ,
“Матбугат.ру” сайтын оештыручы:

– Хезмәт дәресләрендә укытучыбыз Шамил Каюмов һәрбер әй­берне миллиметрына кадәр төгәллек белән башкарырга өйрәтте. Балтасын да, өтерге­сен, чүкечен дә тота беләбез. Шунысы истә калган: чүкечме ул, игәүме – нинди генә корал булмасын, барысына да “Каюмовтан урланган” дип язып куя иде. Хәйләсен таба белгән бит, ә! Укучылар арасында дәрестә әйбер чәлде­рү дигән нәрсә булмады. Токарь станогында агачтан әй­бер­ләр ясарга ярата идем. Бабам Нургаян­ның да үтенечен аяк астына салып таптамадым. Шкаф ачылып кит­мәсен өчен терәү ясарга куш­кан иде. Нәрсә генә эшләсәләр дә, дәрескә яратып бара тор­ган булсын.

Гөлгенә ГАЙЗАТУЛЛИНА,
Буа районының Яңа Тинчәле мәктәбе директоры:

– Без укыганда, хез­мәт тәрбиясе хәзергегә караганда көчлерәк иде. Эшләп үс­тек, әти-әниләр дә каршы кил­мәде. Хәзер укучыларны эшләтергә ярамый. Югары сыйныфларда технология дәресләре укытылмый. Урта звенода ике сәгать каралган. Безне, кызларны, хезмәт дәресләрендә тегәр­гә, бәй­ләр­гә, чигәргә өйрәт­теләр. Үзебезгә итәк­ләргә кадәр бәй­ли идек хәтта. Кызларым дәрестә сәй­ләннәр­дән ясалган чәчәкләр ясап бүләк итсә, шат булыр идем.

Тимерхан ШӘЙХЕТДИНОВ,
Татарстанда Бала хокук­ларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе:

– Хезмәт дәресләре бик кирәк. Бүген мәктәпләрдә аны технология фәне алыштырды. Дәрес вазифасын үти, әмма кайбер мәктәп­ләр­нең матди базасы яхшы булмау сәбәпле, барлык балалар да дәрестә рәхәтләнеп хез­мәткә өйрәнә алмый. Техник проблема Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хәл ителер дип уйлыйм.

Гөлнара ХӘЙДӘРОВА,
Мамадыш районы, Шәдче мәктәбенең технология укытучысы:

– Бездә әлеге дәресләр атнага 1-2 сәгать укытыла.Малайлар белән кызларны бер­гә укыткач, четерекле­рәк, әлбәттә. Ике төрле программа буенча укытырга туры килә бит. Малайлар алъяпкыч тексә, кызлар бау ишә. Барлык юнәлешләр буенча да эшлибез, тик кулинария буенча гына авыррак, чөнки махсус кабинет юк. Быел 7 тегү машинасы кайтачак. Яңа уку елында туку эшен дә кер­тергә җыенабыз.

Раяз ФАСЫЙХОВ,
Татарстанның атказанган артисты:

– Хезмәт дәрес­ләрендә күбрәк кул белән эшләдек. Сыерчык оясы ясаганымны яхшы хәтерлим. Ясаган әй­берләрне ярминкәләрдә үзебез сатып алырга тырыша идек. Иске станоклар юк иде безнең заманда. Дәрес­ләрдә агач һәм тимер эшенә өй­рәндек. Әти дә өйдә әй­бер­ләрне пычкы белән кис­кән өчен ачуланмый иде. Агач башларында штабларга кадәр ясадык. Күрше малае белән этебезне дә оялы иттек. Бүген мәктәпләрдә хез­мәт тәрбиясе җитеп бетми дип саныйм.


Фикер өстәү