Кырмыскадан котылыйм дисәң (КИҢӘШ)

Кырмыска сабыннан курка
Кухнягызда кырмыскалар кү­ренгәлиме? Болайрак эшләгез. Ки­чен губканы суда чылатып, кер сабыны белән сабынлагыз да өс­тәлне, раковина, тәрәзә төбен (бө­җәкләр күренгән урыннарны) шуның белән ышкып чыгыгыз. Юып төшермичә, төнгә шулай калдырыгыз. Иртән йокыдан торгач, башта – җылы, аннан салкын су белән яхшылап юыгыз. Кыр­мыс­калар шуннан соң да күзгә-башка чалынса, янә шушы эшне кабатлагыз.

 


Фикер өстәү