Хуҗабикәгә кирәкле 5 киңәш

  • Сырник ясаганда эремчек һәм йомырка катнашмасына аз гына үсемлек мае да кушсагыз, сырник тәмлерәк була, кабарыбрак пешә.
  • Макаронны зуррак кәстрүлдә пешерергә тырышыгыз. Болай ул тигез пешә, ябышмый. Тозны макароннан алда салалар.
  • Суыткычта сакланган помидорның тәме үзгәрә. Аны бер рәт итеп кенә таратып яки кәгазь пакетка салып, бүлмә температурасында тотарга кирәк.
  • Пычакны кайнар суда юарга ярамый, юкса үтмәсләнә.
  • Йомырка агын алюмин савытта тугламагыз. Болай ул көлсу төскә керәчәк.

Фикер өстәү