Ир-атларның 3 төре һәм аларга ничек түзәргә?… (КИҢӘШ)

Ул бәйләнергә мең төрле сәбәп таба. Сүз көрәштерү дә мәгънәсез, барыбер үз туксаны – туксан. Ничек кенә булмасын, эчпошыргыч ир белән дә яшәп була, җаен гына табарга кирәк.

Артык шикләнүчән: “Барысы да бик начар”
Мондый ирләр, кибеттән чыгуга, иң беренче эш итеп чек кәгазен тикшерергә тотына: мөгаен, алдаганнардыр… Эштә җитәкче үз бүлмәсенә чакыртса да, шундук, эштән китү турында гариза яздырачаклар, дип уйлаячаклар. Нишләтәсең, алар бик шикләнүчән. Мондый ир-ат белән яшәгәндә иң мөһиме – шик-шөбһәгә бирелмәү. Чынбарлыкны дөрес кабул итәргә өйрәнергә туры киләчәк.
Тагын шунысы да бар: артык шикләнүчән кешеләр яхшылыктан бигрәк, начарлык турында күбрәк уйларга күнеккән. Алар дөньяны караңгы төсләр аша кабул итә. Ирегезгә күңелле вакыйгалар, кызыклы яңалыклар турында күбрәк сөйләгез.

Үз көенә генә биетүче: “Мин дигәнчә булачак”
Мондый ир-атлар үз дигәннәренә ирешү өчен теләсә нинди хәйләгә барырга әзер. Назлы сүзләр ярдәм итми икән, өстәл сугарга да күп сорап тормаячалар. Әнә кибеткә азык-төлек алырга килдегез, ә ул эш кораллары тутырып куя торган тартма ошаткан. “Өйдә мондый тартма бар бит инде”, – дип үгетләвегезгә баштарак ташламалы тәкъдимнән һичшиксез файдаланырга кирәк икәнен исбатлап маташса, соңрак үзегезне үк гаилә казнасын дөрес тота белмәүдә гаепләп калдырырга мөмкин.
Иң яхшысы – барысын да алдан фаразларга тырышыгыз. Мәсәлән, кибеткә барганда кесәдә күпме акча бар икәнен, аны артык-портыкка тоткан очракта, хезмәт хакы алганчы бер тиенсез калачагыгызны “исенә төшерегез”.

Тикшерүче: “Син кайда? Кем белән?”
Барысын да контрольдә тотарга тырышучы, ялыктыргыч ир-ат белән яшәү ул һәр адымың турында хисап тапшыру дигәнне аңлата. Гаилә башлыгы барысын да нечкәлекләренә кадәр белеп торырга тиеш: “Ишек бикләгәнме? Үтүк сүнгәнме? Ничәдә кайтасың? Кайсы кибеткә барасың?” Бетмәс-төкәнмәс сорауларга җавап бирүдән баш тартасыз икән, сезне кайгыртуларын дөрес кабул итә белмәвегез турында “дәрес” тыңларга әзер булыгыз.
Өйдә низаг чыкмасын дисәгез, үз хокукларыгызны, шул исәптән иреккә дә, даими рәвештә якларга туры киләчәк. Иң яхшы саклану чарасы – һөҗүм, диләрме әле?


Фикер өстәү