Ирләр уйный, хатыннар урлый? Банклардан миллионннар югала

Атна башында Казанның Яңа Савин районы судында банк­тан акча урлауда гаепләнгән хатын-кызга карата хөкем карары чыгардылар. Сишәмбе көнне исә охшаш тикшерү эше Вахитов районы судында башланырга тиеш иде. Ике очракта да ханымнар бу эшкә ир-егетләр кушкан өчен барганын әйтә. Югалган акча кайда, миллионнар банктан ни рәвешле чыга, андагы акча өчен күңел тыныч була аламы? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Дүшәмбе көнне башкаланың Яңа Савин районы суды 34 яшьлек Динә Сәмитованы дүрт елга коло­ниягә җибәрү турында карар чыгарды. Ул элек үзе эшләгән “Кама коммерцияле банкы”ннан 3,6 миллион сум күләмендә акча урлауда гаепле дип табылды. Утырышта ачыкланганча, Сәмитованы мондый кыңгыр эшкә барырга яңа танышы этәргән. Һәрхәлдә, ул булганнарны әнә шулай дип аңлата. Ир-егет үзен спорт аналитигы дип таныштыра һәм букмекерлык оешмаларына акча салу белән шөгыль­ләнә. Аралар якынайгач, ул банкта эшләүче ханымнан бурычка акча сорый. Баштарак әҗәтләрен вакытында кайтарып килә. Ахырдан исә Сәмитованы банктан акча алып чыгарга күндерә. Банк хезмәткәрен дүрт елга хөкем иттеләр. Дөрес, башта баласына 14 яшь тулганны көтәчәкләр. Киләсе өч ел эчендә күзәтү органнарыннан бернинди дә шелтә алмаса, төрмәдән котылу мөмкинлеге дә бар.

Сишәмбе көнне Вахитов районы судында Наталья Степанованың эшен тикшерергә тиеш иделәр. Кәгазь эшләре тәртиптә булмаганга утырышны киләсе атна ахырына күчерделәр. 46 яшьлек ханым “Открытие” банкының Казандагы бү­ле­гендә эшләгән. Аны 220 миллион сумнан артык акча урлауда гаепли­ләр. Тикшерүчеләр туплаган мәгъ­лүматларга караганда, баш кассир булып эшләгән Степанова бүлек идарәчесе Олег Поляхка берничә тапкыр банкның саклау бүлмәсенә кереп чыгарга һәм акчаны касса аша уздырмыйча гына алырга мөм­кинлек бирә. Бу юлы да шул ук хәл кабатлана: баштарак алынган акча кире кайта, аннары нәфес бурычтан өстен чыга башлый. Акча җит­мә­гәнне яшерү өчен исә ялган сумнар һәм валюта кулланыла. Полях­ның танышлары банкка ялган акча алып килә, ә чынын алып китәләр. Хәзер ул кайдадыр качып йөри, бу эшкә катнашы булган башка кеше­ләр шаһит кына булып калган, җа­вапны исә Наталья Степановага бирәсе. Аңа 10 елга иректән мәхрүм ителү яный. Банктан барлыгы 1,4 миллион доллар, 1,2 миллион евро һәм 32 миллион сум акча югала.

Акчаның да, бүлек җитәкчесе­нең дә кайчан табыласы билгесез. Еллар узарга да мөмкин. Әйтик, “Казан Банкы”ннан 14 миллион сум урлауда гаепләнүче Светлана Астафь­еваны инде өченче ел эзлиләр. “Райффайзенбанк”тан 11,4 миллион сум алып чыккан Роза Әгъләм­җановадан 10 ел хәбәр юк.

Дөрес, качып та тотылучылар бар. “Россельхозбанк”ның күрше Башкортстандагы Салават каласында урнашкан бүлегеннән 23 миллион акча урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаны, инде хәбәр иткәнебезчә, 38 көннән Казанның тыныч кына яшәп ятучы бер йортында эзләп таптылар. Качып йөр­гән арада Луиза Хәйруллина социаль челтәрләрдә “йолдыз”га әве­релде. Аны Робин Гуд, Шәкүр карак белән чагыштыручылар да булды. Шуңа күрә үрнәк алулары да гаҗәп түгел. Әйтик, шул ук Башкортстанда күптән түгел тагын бер банк хез­мәткәрен эләктерделәр. 39 яшьлек ханымны 6,5 миллион сум акча урлауда гаеплиләр. Акча югалганын тикшерү барышында банкның имин­лек хезмәте ачыклаган.
Мондый очраклар башка төбәк­ләрдә дә булып тора. Бу әле киң җәмәгатьчелеккә билгеле булганнары гына. Кредит оешмаларының чүпне тышка чыгарасы килми. Акча тынычлыкны ярата, дигән гыйбарә бар. Шуны искә алып булса кирәк, банк вәкилләре урлашу оч­раклары турында ачылып китеп сөй­ләшергә теләми. “Ак Барс” банкы биргән мәгъ­лүматларга караганда, урлашу аркасында банкка акча салган ке­шеләргә зыян килми. Һәрберсе­нең акчасы 1,4 миллион сумга ими­ният­ләштерелгән. Мондый оч­рак­лар килеп чыкмасын өчен һәр­бер банк иминлек чараларын булдыра. Кү­зәтү системасы куела, сак урнаштырыла, керү-чыгу­лар исәп­кә алына, кергән һәм чыккан акча са­нала, даими рәвештә ревизия ясала.

– Бу чыннан да шулай. Андый таләпләрне Үзәк Банк куя, кредит оешмалары исә саклык кагый­дә­ләрен тагын да арттыра ала. Әмма кеше факторы дигән төшенчә бар, – ди исемен атамауны сораган банк хезмәткәрләренең берсе. – Менә анысын инде бернинди канун яки кагыйдә белән дә үзгәртеп булмый. Кемдер кайдадыр үз эшен башкарып бетерми. Хезмәткәрләр барысын да күреп тора. Теләге булган кеше барыбер урлашуның юлын таба.

  • БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ
    Гүзәл Хисмәтуллина, психолог:
    – Урлашуның төп сәбәпләреннән берсе – халыкның матди хәле түбәнәю. Социаль катлаулар арасында аерма зурая. Барыбыз да социаль челтәрләрдә утыра. Анда барысы да тормышын ачып сала. Кемдәдер бу көнләшү, эчке агрессия китереп чыгара. Коррупция очраклары турында ишетеп торабыз. Хезмәт хакы артмый, чыгымнар үсә. Шул ук вакытта һәркемнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү теләге бар. Әлбәттә, ашарга ипи булмаган өчен генә җинаять юлына басмыйлар. Бу очракта матур тормышка омтылу, аңа тиз арада ирешү теләге алга чыга. Үрнәк китерәм: элек фатир турында хыялланганнар да, күп еллар дәвамында акча җыеп, куышлы булганнар. Бүген исә кредит аласың да килешү төзисең. Кеше озак вакыт хыялланып йөрми. Тиз генә эшләп куясы килә. Инде банкта эшләүчеләргә килгәндә, алар бит андагы иминлек шартларын күреп тора. Кайда нинди кимчелек барлыгын беләләр. Кеше күп еллар дәвамында зур акча белән эшли. Бәлки, күпмедер вакыттан соң аны үзенеке дип тә кабул итә башларга мөмкин. Һәр очракны аерым карарга кирәк. Банкта акча урлаучыларны халык арасында хуплаучылар да бар дисезме? Анысы да йогынты ясарга мөмкин. “Агрессив акт” дигән төшенчә бар. Гаделсезлеккә җавап буларак барлыкка килә анысы. Әйтик, бала, ачуы чыкса, артыгын уйлап тормыйча, берәр нәрсә эшләп куя.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү