Ишегалды хәтәр чүптән котыла

Чистайның “Восток” заводында эш­ләнгән командир сәгатьләреннән сә­лам! Биредә узган гасырның алтмышынчы елларында сәгать укларын, ка­раңгыда “янып”, күренеп торсыннар өчен, радий-226 тозлары белән “буяп” ясаганнар. Оборона максатында эш­ләнгән бу. Радий тозлары турында сүз бара икән, димәк, алардан ниндидер радиоактив “чүп” калган. Баксаң, ра­дио­актив калдыклар әллә кайда түгел, ә атаклы сәгать заводы территория­сендә һәм Чистай – Казан автомобиль юлы тирәсендә урнашкан Кубас урманында гына сакланган икән. Иң элек бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы чаң суккан. Узган гасырның туксанынчы елларында пәйда булган радиоактив калдыклар саклагычларын (ә моңарчы радиация белән пычранган детальләр, механизмнар кайда сакланган, дигән сорау туа) менә хәзер, ниһаять, юк итмәкчеләр икән. “Тыныч” атом калдыкларын юкка чыгару белән “Росатом” дәүләт корпорациясе предприятиесе – “РосРао” шөгыльләнәчәк. Эшне инде быелның 20 декабренә кадәр төгәлләү күздә тотыла.

Балачагымда әтиемнең “командир” сәгате белән ничек горурланып йө­рүен бүгенгедәй хәтерлим. Колхоз алдынгысы буларак үзенә бүләк ителгән иде бугай ул. Әтинең кулыннан төшеп торган арада үземнең дә тагып йөргәнем, хәтта уч белән караңгылык ясап, “яндырып” та караганым булды әле. Ул чагында аның ни өчен шулай “януын” кем белгән! Әйбәтләбрәк карасаң, андый иске сәгатьләр, компасларны әле дә шкатулка төпләреннән табып буладыр, мөгаен. Шулаен шулай, тик моңарчы кадерле истәлек итеп сакланылса да, алардан котылу ягын карау хәерлерәк, димәк. Хәер, сәгатьтә радий микъдары радиация чыгарып ятарлык дәрәҗәдә үк түгел­дер түгелен. Әмма без бит хәзер бик шикләнүчән: радиациядән генә түгел, киемдәге зарарлы матдәләр ихтималыннан да котыбыз оча. Ризык турында инде әйтеп тә торган юк. Чөнки кирәкле-кирәксез мәгълүматларның барысын да белеп, баш миебезгә сең­дереп торабыз бит. Анысы ярар, әмма советлар заманыннан калган радиация “чүбе”н нигә моңарчы сәгать заводы ишегалдында саклаулары гына аң­лашылып бетми. Өйдә сандык төбендә яткан бер сәгатьтән әллә ни куркыныч янамаса да, чокырга ыргытылган тонналарча радиоактив чүптән ни генә булмас?! Гәрчә чокыры бик тирән булып, бетон плитәләр белән каплап куелса да.


Фикер өстәү